Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия тимер юллары Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален проектлауны төгәлләде

Хәзерге вакытта югары тизлекле тимер юлны йөк ташу өчен куллану мәсьәләсе карала.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия тимер юллары Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален проектлауны төгәлләде, дип белдерде Көнчыгыш икътисади форумында компаниянең беренче вице-президенты Александр Мишарин. Бу хакта Lenta.ru хәбәр итә.
Проект экспертизага тапшырылган инде. Моннан тыш, проектка «Ефәк юл» фонды аша Кытайдан инвестицияләр кертү турындагы уртак килешү һәм меморандумнар әзерләнгән.
Мишарин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта югары тизлекле тимер юлны йөк ташу өчен куллану мәсьәләсе карала. Бу - проектка кертелгән инвестицияләрнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/07/147821/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев