Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Россия укучылары хәрәкәте” Олы Әтнә мәктәбендә үз эшен башлап жибәрде

Олы Әтнә мәктәп укучылары беренчеләрдән булып «Россия укучылар хәрәкәте» сафына бастылар. Россия Президенты Указы белән илдә "Россия укучылары хәрәкәте"(РДШ) районда беренче булып Олы Әтнә мәктәбендә үз эшен башлап жибәрде. Әлеге гомүмроссия хәрәкәте сафларына тантаналы рәвештә иң актив, ин үрнәк, ин алдынгы ,сәләтле 10 бала кабул ителде. Дружина сборы педагог -...

Олы Әтнә мәктәп укучылары беренчеләрдән булып «Россия укучылар хәрәкәте» сафына бастылар.

Россия Президенты Указы белән илдә "Россия укучылары хәрәкәте"(РДШ) районда беренче булып Олы Әтнә мәктәбендә үз эшен башлап жибәрде.

Әлеге гомүмроссия хәрәкәте сафларына тантаналы рәвештә иң актив, ин үрнәк, ин алдынгы ,сәләтле 10 бала кабул ителде.

Дружина сборы педагог - организатор Хәбибуллина Алсу Фаяз кызы җитәкчелегендә узды. Әлеге чарада, тәрбия эшләре буенча мәгариф житәкчесе урынбасары Шәйхиев Рамил Рәшит улы да катнашты.

Рамил Рәшит улы укучыларны әлеге хәрәкәтнең әгьзасы булулары белэн котлап китте һәм хәрәкәтнең эшчәнлге белән таныштырып үтте.

"Россия укучылар хәрәкәте"нең үз жыры, үз символы, үз кием формасы бар.

Әтнә районы Россия укучылар хәрәкәте кураторы Бариева Инзилә Мөдәрис кызы , әлеге хәрәкәтнең символлары белән таныштырды Һәм әлеге хәрәкәткә, киләчәктә Әтнә районының башка мәктәпләреннән дә балалар сайлап алыначагын ассызыклап китте. Олы Әтнә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Измайлова Милена, "Россия укучылар хәрәкәте" оештырган укуларда булып кайтты. Укуларда алган тәэсирлэре белән уртаклашты. Әлеге хәрәкәтнең кием формасы белән таныштырп үтте.


"Россия укучылары хәрәкәте" әгьзасы булу -шәхси проектларны бер мәктәп эчендә генә түгел, ә Республика илкуләмендә тормышка ашырырыга, үз сәләтләрен ачарга да мөмкинчелек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев