Әтнә таңы

Россия җыелмасы финалга уза алмады - "Әтнә таңы"

Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Дөнья кубогы өчен көрәшнең ярымфиналында Канадага оттырды. Моңа карамастан россиялеләр уенын начар дип булмый. Әле икенче периодта да безнең хоккейчылар 2:1 исәбе белән отып бардылар. Кызганыч, ахыр чиктә Канада җыелмасы 5:3 исәбе белән җиңү яулады һәм финалга үтте. Икенче ярымфиналда Европа җыелма командасы Швецияне отты....

Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Дөнья кубогы өчен көрәшнең ярымфиналында Канадага оттырды.

Моңа карамастан россиялеләр уенын начар дип булмый. Әле икенче периодта да безнең хоккейчылар 2:1 исәбе белән отып бардылар. Кызганыч, ахыр чиктә Канада җыелмасы 5:3 исәбе белән җиңү яулады һәм финалга үтте. Икенче ярымфиналда Европа җыелма командасы Швецияне отты. Шулай итеп бик кызык Канада - Европа финалы узачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: