Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә аерылышканда уртак мөлкәтне бүлү тәртибе үзгәрәчәк

«Ир белән хатынның уртак мөлкәте» төшенчәсен беркетү мөлкәт бүлүне бер суд процессына кадәр гадиләштерергә тиеш.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы Гаилә кодексына «ир белән хатынның уртак мөлкәте» төшенчәсен кертүне беренче укылышта хуплады. Ул аерылышкан очракта мөлкәтне бер суд процессы кысаларында бүлергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Проектның инициаторлары — Дәүләт Думасы каршындагы Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенников һәм Думаның Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Тамара Плетнева.

Павел Крашенинников сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ир белән хатынның мөлкәт хокуклары - ир белән хатынның уртак бурычларын һәм хокукларын үз эченә алган бербөтен комплекс түгел, ә «аерым объектлар җыелмасы». Мондый алым белән эшләү ир белән хатынның мөлкәтен бүлү турындагы бәхәсләрне суд тарафыннан күп тапкырлар каравына китерә. «Ир белән хатынның уртак мөлкәте» төшенчәсен беркетү процедураны гадиләштерергә тиеш.

Бу термин ир белән хатынның бергә яшәү дәверендә җыелган барлык мөлкәтне (актив һәм пассив керемнәр) үз эченә алачак. Аның ярдәме бергә туплаган мөлкәт суд тәртибендә бүленгән очракта да, ир белән хатын үзара килешеп тә, шунда ук бүленәчәк.

 «Шулай ук ир яисә хатынның бер-берсенең ризалыгыннан башка уртак мөлкәтне башка кешегә тапшыру буенча килешүләр төзү милекне тапшыручы өчен уртак мөлкәттәге өлеш күләмен киметүгә нигез булып торачак», — дип хәбәр ителә басмада.

Моннан тыш, закон проектында банкротлык очрагында ир белән хатынны яклау мөмкинлеге каралган. Хәзерге вакытта ир белән хатынның берсе банкрот калса, гаиләнең барлык мөлкәте сатыла һәм бурычлары булмаган икенче як үз өлешен кире сатып ала алмый. Закон проекты моны үзгәртергә тәкъдим итә: башта һәр якның тиешле өлеше бүлеп биреләчәк, ә аннары бурычлы яктан түләтү процессы башланачак.

Чыганак:http://https://tatar-inform.tatar/news/politics/17-07-2020/rossiyad-aerylyshkanda-urtak-m-lk-tne-b-l-t-rtibe-zg-r-ch-k-5757361

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев