Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә биш меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан

Прививка ясатучыларда белешмәдә язылганнан тыш билгеләр күзәтелмәгән.

Россиядә 5 меңнән артык кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу турыда Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта 5 меңнән артык кешегә „Спутник V“ вакцинасы ясалган», — диде Гинцбург.

Аның сүзләренчә, прививка ясатучыларда белешмәдә язылганнан тыш билгеләр күзәтелмәгән.

11 августта Россия Сәламәтлек министрлыгы коронавирус инфекциясеннән дөньяда беренче вакцинаны теркәде. Гамалея үзәге белгечләре уйлап тапкан препарат «Спутник V» дип атала. 24 сентябрьдә Татарстанга сынау партиясе кайтты. Беренче чиратта, вакцинаны өстенлекле төркемгә кергән кешеләргә ясыйлар.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/health/28-09-2020/rossiyad-bish-me-n-n-artyk-keshe-koronavirustan-privivka-yasatkan-5774875

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев