Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә Ерак Көнчыгышка күченеп китәргә теләгән һәр кеше 1 гектар җирдән куллана алачак - "Әтнә таңы"

Илнең икътисад министрлыгы әнә шундый закон проекты әзерләде. Аның нигезендә бу 2016 елдан башлап ук мөмкин булачак. Өстәвенә, җир участогын 5 ел дәвамында тиешенчә куллансаң, җир үз милкең булып кала. "Коммерсант" газетасы хәбәр итүенчә, бу хокуктан 2035 елның 1 гыйнварына кадәр файдаланырга мөмкин. Сораштыруларга караганда Россиядә һәр бишенче кеше бушлай...

Илнең икътисад министрлыгы әнә шундый закон проекты әзерләде. Аның нигезендә бу 2016 елдан башлап ук мөмкин булачак. Өстәвенә, җир участогын 5 ел дәвамында тиешенчә куллансаң, җир үз милкең булып кала. "Коммерсант" газетасы хәбәр итүенчә, бу хокуктан 2035 елның 1 гыйнварына кадәр файдаланырга мөмкин.

Сораштыруларга караганда Россиядә һәр бишенче кеше бушлай җир участогы бирелсә, Ерак Көнчыгышка күчеп китү мөмкин дип саный.

Дөрес, документта каралганча, бушлай җир участогын 50 мең халкы булган торак пункттан - 10 километр, 300 мең кеше яшәгән шәһәрдән 20 километр ераклыкта алып була.

Бу идеяне Россия Президенты Владимир Путинга әле гыйнвар аенда ук җиткергәннәр иде. Президент аны хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев