Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә эшләнгән тест-системалар "COVID-19" 2-4 сәгать эчендә нәтиҗә бирә

Мәскәү. 14 март. INTERFAX.RU- Россиядә җитештерелгән COVID-19 коронавирусын билгеләү өчен диагностик системалар дүрт сәгать дәвамында нәтиҗә бирә, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорда.

"Анализ нәтиҗәсен 2-4 сәгатьтән соң алырга мөмкин",- диелә ведомство матбугат хезмәте хәбәрендә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре вирусның кеше организмында булуын билгеләү өчен диагностик җыелмаларның ике вариантын эшләгәннәр, дип аныклыйлар матбугат хезмәтендә. Җыелмалар тикшеренүнең молекуляр-генетик методына (полимераз чылбырлы реакция, ПЦР) нигезләнгән.

Әлеге алымны куллану тест-системаларга сизелерлек өстенлекләр бирә, дип ассызыклана хәбәрдә. Беренчедән, бу алым югары сизүчәнлеккә ия - эшләнгән тест-системаларны кулланып, вирусларның бердәм күчермәләрен ачыкларга мөмкин. Икенчедән, авыруны диагностикалау өчен кан анализы алу зарурлыгы юк: мамык тампон белән борын куышлыгыннан  үрнәк алу да җитә.

Элегрәк Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 14 мартка Россиядә коронавируска 94,8 мең тест үткәрелгән.

Хәбәр ителгәнчә, тестларны коронавирус буенча имин булмаган илләрдән килгән һәр кешегә генә түгел, ә РФдә пневмонияле һәр пациентка да ясыйлар.

     Шимбә көнне яңа коронавирус йогышын кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, Россиядә тәүлек эчендә COVID-19 вирусы белән  зарарланган 14 яңа очрак теркәлгән. Соңгы ике атна эчендә авыручыларның барысы да Франциягә, Италиягә, Германиягә, Австриягә, Испаниягә, Польшага һәм Швейцариягә барган. Шимбә көнне Кемеровода яңа ике инфекцияле кеше турында Кузбасс администрациясеннән хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, хәзерге вакытта Россиядә авыручылар саны 59 кеше тәшкил итә.

https://www.interfax.ru/russia/699135 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев