Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә эшсезлек буенча пособиеләрне арттыру мөмкинлеген караячаклар

Хәзерге вакытта пособиеләрнең күләме 1,5 тән 11,3 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Эшсезлек буенча пособиенең түбәнге чиген  яшәү минимумына кадәр арттыру турында  бу ел дәвамында фикер алышырга мөмкин, дип хәбәр итә «Известия».

Бу хакта басмага РФ вице-премьеры Аппаратында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Россия өчьяклы комиссиясе эшен алып баручы Татьяна Голикова җиткерде.

Чыганак мәгълүматлары буенча, башта фикер алышулар 2018-2020 елларга, Хөкүмәт, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар арасында Генераль килешү буенча планлаштырылган.

Килешүдә «Бөтен ил буенча эшкә яраклы халык өчен эшсезлек буенча пособиене яшәү минимумына кадәр арттыру»турында мәгълүмат тупланган.

Әйтик, 2019 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча яшәү минимумы 12 мең сум дәрәҗәсендә иде. Хәзерге вакытта эшсезлек буенча пособиенең минималь күләменең иң азы 1,5 мең сум тәшкил итә. Аны индексацияләү 2019 елның 1 гыйнварыннан үткәрелмәде. Шулай ук агымдагы ел азагына кадәр дә көтелмәячәк. Профсоюзлар тәкъдим иткән чыганак мәгълүматлары буенча, хәтта максималь түләүләр дәрәҗәсендә түгел, аларның зурлыгы пенсионерлар өчен 11,3 мең сум һәм башкалар өчен 8 мең сум тәшкил итә.

«Известия» мәгълүматларына караганда, ТРда эшләүче халык позициясен Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе тәкъдим итә, ул консультацияләр үткәрүне планлаштыра да. Оешмада бүгенге көндә булган пособиеләрнең дәрәҗәсе «бик түбән», дип саныйлар, шуңа күрә аны яшәү минимумына кадәр арттыру гадел чара булачак. Нинди булачак югары планка, мәгълүмат әлегә юк.

 "Әгәр чит ил тәҗрибәсенә йөз тотсак, әйтик, Израильдә эшсезлек буенча пособие -  хезмәт хакының 90% ы", дип билгеләп үтте оешма рәисе урынбасары Александр Шершуков.

Файдаланган чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/business/14-01-2020/smi-v-rossii-rassmotryat-vozmozhnost-povysheniya-posobiy-po-bezrabotitse-5716195

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев