Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә җитештерелгән машинага ел башыннан бәяләр артты

«АвтоВАЗ» бәяләрне уртача 2,5 процентка күтәрде. (Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). «АвтоВАЗ» 2018 ел башыннан үз продукциясенә бәяләрне арттырды. Бу хакта ТАСС агентлыгына автоконцернның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. «Бәяләр барлык модельләргә дә уртача 2,5 процентка күтәрелде. Без моңа карап автомобильләргә сорау кимер дип уйламыйбыз, чөнки барлык автоконцерннар да яңа елдан бәяләрне...

«АвтоВАЗ» бәяләрне уртача 2,5 процентка күтәрде.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). «АвтоВАЗ» 2018 ел башыннан үз продукциясенә бәяләрне арттырды. Бу хакта ТАСС агентлыгына автоконцернның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

«Бәяләр барлык модельләргә дә уртача 2,5 процентка күтәрелде. Без моңа карап автомобильләргә сорау кимер дип уйламыйбыз, чөнки барлык автоконцерннар да яңа елдан бәяләрне арттыра», - дип белдергәннәр матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2017 ел башында «АвтоВАЗ» шулай ук LADA автомобильләренә бәяләрне күтәргән иде. Ул вакытта барлык модельләр дә 1,5-3 процентка кыйммәтләнде.

«АвтоВАЗ» төркеме Renault-Nissan-Mitsubishi альянсына керә һәм LADA, Renault, Nissan, Datsun брендлары астында автомобильләр эшләп чыгара. Төркемнең җитештерү мәйданчыклары Тольятти һәм Ижауда урнашкан.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/01/09/155685/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев