Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә көзен дүрт төрле грипп чыгуы көтелә

Роспотребнадзор башлыгы сүзләренчә, вирусларның берсе яңа төрле булачак, шуңа күрә узган елгы прививкалар нәтиҗә бирмәскә мөмкин.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр агымдагы елның көзендә дүрт грипп вирусы - гонконг, дуңгыз һәм В типлы вирус белән очрашачак. Аларның берсе яңа төрле булачак, шуңа күрә прививка ясатырга кирәк, дип белдергән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости" агентлыгы яза.

"Вирусларның берсе яңа төрле булачак, шуңа күрә узган елгы прививкалар нәтиҗә бирмәскә мөмкин", - дип ассызыклаган Роспотребнадзор башлыгы.

Попова сүзләренчә, кисәтү чараларына халыкка грипп вирусларыннан ничек сакланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү керә. Массакүләм мәгълүмат чараларын актив җәлеп итү 2015-2016 елның иң авыр вакытында урамда һәм җәмәгать урыннарында 40 процент кешенең битлек киюенә китергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/17/146581/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев