Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә озын гомерлеләр саны арткан

2016 елның гыйнварыннан 2017 елның гыйнварына кадәр моннан 100 ел һәм аннан да элегрәк туганнарның саны 15704кә җиткән.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә моннан 100 ел һәм аннан да элегрәк туган кешеләрнең саны арткан. Бу хакта Росстатка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2017 елның гыйнварына Россиядә яше 100дән артып киткән 15,7 мең кеше исәпләнгән. Бу - 2016 елгы күрсәткечтән 1000 кешегә диярлек артык.
2016 елның гыйнварыннан 2017 елның гыйнварына кадәр моннан 100 ел һәм аннан да элегрәк туган Россия кешеләренең саны 923 кешегә артып, 15 мең 704кә җиткән. Сүз уңаеннан, 2014 елдан 2015 елга кадәр алар 600 кешегә күбәйгән.
Озын гомерлеләрнең күбесе - хатын-кызлар (12 мең), аларның барысы да диярлек (9 мең) шәһәрдә яши.
Тарих фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Андрей Коротаев фикеренчә, озын гомерлеләрнең саны арту барыннан да элек медицина үсеше белән бәйле.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/04/147618/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев