Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә рекордлы күрсәткечкә якын иген уңышы көтелә

Иң мул уңыш быел да Кубань кырларында. Россиядә бөртеклеләр буенча төбәкләр арасында уңыш алуда Кубань лидер булып тора. Ул былтыргы рекордлы уңышын кабатлый, дип җиткергән "РИА Новости"га Краснодар өлкә хакимияте матбугат хезмәте. Кубань бөртеклеләр буенча уңыш җыюда чираттагы рекордка бара, дип җиткергән төбәк җитәкчесе. "Кубань былтыргы рекордлы уңышын кабатлый, бу...

Иң мул уңыш быел да Кубань кырларында.

Россиядә бөртеклеләр буенча төбәкләр арасында уңыш алуда Кубань лидер булып тора. Ул былтыргы рекордлы уңышын кабатлый, дип җиткергән "РИА Новости"га Краснодар өлкә хакимияте матбугат хезмәте. Кубань бөртеклеләр буенча уңыш җыюда чираттагы рекордка бара, дип җиткергән төбәк җитәкчесе.

"Кубань былтыргы рекордлы уңышын кабатлый, бу бөртеклеләрнең сыйфаты буенча да шулай. Быел өлкә, бөртеклеләр чәчү мәйданы 50 мең гектарга кимегән булса да, 10 миллион 364 мең тонна уңыш җыйды. 2016 елга караганда бу 212 мең тоннага артык", - дип билгеләп үткәннәр хакимияттә.

Уртача уңыш төбәктә гектарыннан 63,3 центнер тәшкил итә икән.

Россия бөртеклеләр берлеге белдерүенчә, илдә 2017 елда 115-118 миллион тонна уңыш алынырга тора. Бу исә узган елгы рекордлы күрсәткечкә якын. Узган ел Россиядә бөртеклеләрдән 120-121 миллион тонна уңыш җыеп алынган иде.

http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев