Россиядә техник күзәтү узмаган автомобиль белән идарә итү өчен штраф барлыкка киләчәк
Машина йөртүчеләрне транспорт чарасы куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән өчен штрафка тартырга ниятлиләр. (Казан, 24 август, "Татар-информ"). Россиядә техник күзәтү узмаган автомобиль белән идарә итү һәм аның куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве өчен штраф барлыкка киләчәк, дип яза "Известия". Бу хактагы канун проекты норматив хокукый актларының интернет-порталында урнаштырылган. Техник тикшерү узмаган автомобиль...
Машина йөртүчеләрне транспорт чарасы куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән өчен штрафка тартырга ниятлиләр.
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Россиядә техник күзәтү узмаган автомобиль белән идарә итү һәм аның куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве өчен штраф барлыкка киләчәк, дип яза "Известия".
Бу хактагы канун проекты норматив хокукый актларының интернет-порталында урнаштырылган. Техник тикшерү узмаган автомобиль белән идарә иткәнгә административ штраф 800 сум тәшкил итәчәк, дип көтелә. Бу җаваплылыкка транспорт чаралары хуҗаларын Россия Эчке эшләр министрлыгы тартачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/24/147023/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев