Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны ел азагына кадәр артырга мөмкин

Илдә ВИЧ-инфекцияле 930 мең авыру теркәлгән.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). 2017 ел азагына Россиядә ВИЧ-инфекция йоктыручыларның саны артып, 110 меңгә кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итте "РИА Новости" агентлыгына Федераль СПИД-үзәге башлыгы Вадим Покровский.

"Абсолют саннарда әлеге күрсәткечләр яхшырак аңлашыла, чөнки процент - чагыштырмача әйбер. 2015 елда 90 мең яңа очрак булса, узган елда - 103 мең, быелның алты аена бу чирне яңа 50 мең кеше йоктырган. Шуңа күрә, мөгаен, ел ахырына кадәр 110 мең яңа очрак булырга мөмкин", - диде Покровский.

Ул искәртеп узганча, хәзер Россиядә ВИЧ-инфекция эпидемиясе наркотик кулланучылар чире генә түгел. Быелның 6 аенда ВИЧ йоктыручыларның яртысыннан азрагы наркотик кулланучыларда табылган. Элек исә бу ВИЧ-инфекция йогуның төп юлы булган.

Росссия Хөкүмәте Сәламәтлекне саклау министрылыгына препаратлар сатып алырга өстәмә 4 миллиард сум акча бүлеп биргән иде.

"Хәзер якынча 270 мең кеше дәвалана, бездә ВИЧ-инфекцияле 930 мең авыру теркәлгән", - дип өстәде Покровский.

Премьер-министр Дмитрий Медведев апрель аенда Россиядә ВИЧ-инфекция таралуга каршы 2020 елга кадәр һәм алдагы перспективага дәүләт стратегиясен имзалаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/24/147024/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев