Россиядә юл билгеләренең зурлыгын киметергә ниятлиләр
Юл билгеләре ике тапкыр кечкенәрәк булачак.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә хәрәкәт тизлеге сәгатенә 60 чакрымга кадәр чикләнгән урамнарда юл билгеләренең зурлыгын киметергә ниятлиләр, дип яза «Известия».
Юл билгеләре ике тапкыр кечкенәрәк (киңлеге һәм биеклеге 40 - 50 сантиметрга кадәр) булачак. Бүген ул 70 - 90 сантиметр тәшкил итә. Аларны шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту, урамнарны «визуаль чүп-чар»дан арындыру өчен, нигездә, кала үзәгендә урнаштырачаклар.
Әлеге эксперимент Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир һәм Сарытауда кертелгән инде. Тәҗрибәне бөтен ил буйлап таратырга ниятлиләр.
Башлангыч стандарт 2020 елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә булачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/07/153824/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев