Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ростов өлкәсеннән Әтнә якларына котлау хаты килде

Ростов өлкәсеннән Әтнә якларына котлау хаты килеп иреште Төрекләр авылында яшәүче Миннәхмәтова Рәдифә Нургали кызына 3 гыйнварда 80 яшь тула. Апай бәгърем! Сине ихлас күңелдән 80 яшьлек юбилеең белән тәбриклибез. Тормышның бар авырлыкларын үтеп, көн-төн эшләп яшәгәнеңә Аллаһы Тәгалә сиңа тагын да гомер биреп, аны исәнлек тә, муллыкта, җан тынычлыгы...

Ростов өлкәсеннән Әтнә якларына котлау хаты килеп иреште

Төрекләр авылында яшәүче Миннәхмәтова Рәдифә Нургали кызына 3 гыйнварда 80 яшь тула.

Апай бәгърем! Сине ихлас күңелдән 80 яшьлек юбилеең белән тәбриклибез. Тормышның бар авырлыкларын үтеп, көн-төн эшләп яшәгәнеңә Аллаһы Тәгалә сиңа тагын да гомер биреп, аны исәнлек тә, муллыкта, җан тынычлыгы белән яшәргә насыйп итсен.

Акыллы, эшчән балалар үстеләр,

Бик кадерлиләр сине.

Апай бәгърем куанып яшә,

Онытмыйбыз без сине!

80 яшең тулып килә -

Хәерле картлык булсын.

Күңелеңә һәр таң саен

Куаныч-шатлык тулсын.

Кояш кына кунакласын,

Ягымлы күзләреңә.

Матур гөлләр чәчәк атсын,

Гомерең көзләрендә.

Иң изге теләкләр белән Ростов өлкәсендә яшәүче сеңелең гаиләсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев