Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Лидерлыкны саклап калдык – “Әтнә таңы”

31 декабрь төнендә беренче итеп нинди теләк теләү турында уйларга вакытым юк. Әлбәттә, Яңа ел килгәч, беренчедән, Аллага шөкер, без исән-сау дип әйтергә кирәк, ел тәмамлана, без сау-сәламәт. Алла теләсә, икенче елга да исән-сау булырбыз. Моннан да кадерлерәк берни юк. Сәламәт булсак, барысы да булыр. Үзем, якыннар, дуслар авырмасын. Ходай...

31 декабрь төнендә беренче итеп нинди теләк теләү турында уйларга вакытым юк. Әлбәттә, Яңа ел килгәч, беренчедән, Аллага шөкер, без исән-сау дип әйтергә кирәк, ел тәмамлана, без сау-сәламәт. Алла теләсә, икенче елга да исән-сау булырбыз. Моннан да кадерлерәк берни юк. Сәламәт булсак, барысы да булыр. Үзем, якыннар, дуслар авырмасын. Ходай теләсә, бу елны уңышлы тәмамларбыз, киләсе ел да тыныч булсын.


Минемчә, ел гадиләрдән булмады. 190 илдән вәкилләр катнашкан Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, "Мастерс" чемпионаты югары дәрәҗәдә узды. Статистика күрсәткәнчә, әлеге ярышларны 6,8 миллиард кеше караган. Казан үзенең потенциалы зур булуын раслады. Без, Универсиада кебек үк, дөньядагы иң яхшы чемпионатны үткәрдек. Шәһәр елдан-ел үзгәрә. Аның тышкы кыяфәтен тәртипкә китерәбез. Сез моны үзегез дә тоясыз, әлбәттә. Тормыш алдыбызга яңадан-яңа бурычлар куя. Конфедерацияләр Кубогын, 2017, 2018 елларда футбол буенча дөнья чемпионатын, 2019 елда Worldskills чемпионатын лаеклы төстә үткәрергә кирәк. Бу - халыкара җәмәгатьчелек өчен дә, тулаем алганда Россия өчен дә бик җитди вакыйга. Без, Олимпия уеннары кебек үк, эшче һөнәрләренә дә ихтыяҗ зур, дип белдердек. Аларның җәлеп итүчәнлеген сизелерлек арттырырбыз, дип ышанам. Яшьләр бу вакыйгаларны игътибар белән күзәтә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы турында әйтми кала алмыйм. Күп нәрсә эшләнде. Җиңү паркын, 450 истәлекле корылманы тәртипкә китердек. Бу - безнең тарихыбыз. Сугыштан бик күпләр кире әйләнеп кайтмады, әйләнеп кайтучылар да инде арабызда юк, әмма без сугыш дәһшәтен истән чыгармаска тиешбез. Бу сугыш гаять зур югалтуларга китерде.

Икътисад

Сәнәгать продукциясе күләмнәре буенча без узган елгы дәрәҗәдән узып киттек. Тулаем төбәк продукты буенча 100 процентка якынаерга тиешбез. Бюджетның ничек үтәлүе безгә яхшы таныш. Әгәр төзелештә берникадәр артта калсак, төп капиталга инвестицияләр буенча узган елгы дәрәҗәне сакладык. Инфляция 11 процент тәшкил итте, бу - Россиядәгедән кимрәк. Уртача хезмәт хакы - 29,4 мең сум. Консолидацияләнгән бюджет 250 миллиардтан артып китәчәк.

Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе киләсе елда да төп үсеш нокталары булып калачак. Безнең планнар буенча ул ике мәртәбә үсәргә тиеш. Бу - бик җитди бурыч.

Машина төзелеше тармагына килгәндә, әлбәттә, барыннан да элек, автомобиль заводлары ("КАМАЗ", "Форд Соллерс") кыенлык кичерә. Шунысы кызганыч: автомобиль базары бик кыен хәлдә калды. Шуның аркасында шактый артка тәгәрәдек. Икътисади вәзгыять берникадәр яхшырыр, яңа мөмкинлекләр ачылыр, дип өметләник. Кыенлыкларга карамастан, "КАМАЗ"да яңа модель рәте буенча эшләр бара. Завод пилотсыз автомобиль төзү белән ныклап шөгыльләнә. Уңай нәтиҗәләр дә бар инде. "Форд Соллерс" Алабугада двигательләр җитештерү буенча яңа завод ачты. Бу - автомобиль компанияләренең киләчәге якты булачагына өмет уята.

Оборона-сәнәгать комплексына килсәк, авиация заводы буенча планнар зурдан. Моңа безнең стратегик бомбардировщикларны ремонтлау да, Ту-160 очкычларын җитештерү дә керә. Бу юнәлештә дә эш бара. Вертолет заводы яхшы гына эшли. Башка предприятиеләр дә алларына куйган бурычны үти.

Без төрле индикаторлар буенча рейтингның беренче өчлеге-бишлегенә керәбез. Эшебездә ниндидер җитешсезлекләр юк. Әгәр Татарстанны башка төбәкләр белән чагыштырып карасак, лидерлык позицияләребезне саклап калдык.

«Алабуга» һәм Иннополис

«Алабуга" махсус икътисади зонасы хакында берничә сүз әйтәсем килә. Бүген биредә 48 резидент теркәлгән, 20се эшли. Тагын өч компания - тәҗрибә-сәнәгать стадиясендә. Иң мөһиме - инвестицияләрнең гомуми күләме 95 миллиардтан артып китә. Барлыгы 5300 эш урыны булдырылды, махсус икътисади зона мәйданчыгында 155 миллиард сумлык продукция җитештерелде. Якын көннәрдә тагын алты резидент теркәләчәк. Махсус икътисади зона - бик тә перспективалы проект.

Иннополиска килсәк, шәһәр өчен барлык инфраструктура элементлары да булдырылган. Шәһәр үссен өчен кирәкле бөтен әйбер бар. Иң мөһиме, Университет, халыкара мәктәп, балалар бакчасы эшли. Гыйнвар аеннан математика лицее ачылачак, анда укучылар VII сыйныфтан кабул ителәчәк. Теләүчеләр бик күп. Иннополис - бик зур көч таләп итә торган проект. Киләчәктә ул 155 мең кеше яши торган IТ-шәһәргә әвереләчәк, әлеге мәйданчыкта 60 мең IТ-белгеч эшләячәк. Әлеге безгә резидентлар белән активрак эшләргә кирәк.

Социаль өлкә

Социаль программалар уңышлы үтәлә. 30 мәктәптә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Чиратта - балалар бакчалары. 79 сәламәтлек саклау объекты (модульле фельдшер-акушерлык пунктлары), 162 спорт объекты (универсаль спорт мәйданчыклары), 42 мәдәният объекты (авыл клублары) сафка басты.

Социаль ипотека программасы буенча 420 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Меңнән артыккүпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Бу программаларның барысы да дәвам иттереләчәк. 76 балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Әле беркайчан да болай күп төзегәнебез юк иде. Бер ел эчендә балалар бакчаларында 12 590 урын булдырылды. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә ремонт эшләре башланды. 16 бина төзекләндерелде. Бу программа да дәвам итәчәк.

Эшсезлекнең гомуми дәрәҗәсе дә тотрыклы булып кала. Бүгенге көндә 15 700 кешенең даими эш урыны юк.

Демографик вәзгыятьтә зур алга китеш күзәтелә. 11 ай эчендә 51 833 бала дөньяга аваз салган. Бу - кешеләр вәзгыятьнең яхшы якка үзгәрәчәгенә ышана дигән сүз.

Гомер озынлыгы 72 ел тәшкил итә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау, диагностика үзәкләре төзүгә бәйле карарларыбыз үз нәтиҗәсен бирә. Муниципальара үзәкләрне аерым әйтеп үтәргә кирәк. Биш ел эчендә без аларга 10 миллиард сумнан артык акча керттек. 2016 елның көзендә перинаталь үзәкне файдалануга тапшырачакбыз. Аны төзү эшләре 1,1 миллиард сумга төште.

Парклар һәм скверлар программасына килгәндә, яшел зоналар булдырырга, бүгенге көндә эшли торганнарын тәртипкә китерергә, яңаларын төзергә кирәк, әлбәттә. Программаны гамәлгә ашыру барышында 145 мәйданчык җәлеп ителде. Аның яртысы тәртипкә китерелде, тагын яртысы яңадан төзелде. Без әлеге скверлар һәм паркларга ихтыяҗ никадәр зур икәнлеген күрдек. Алар кышын да, җәен дә эшләргә тиеш. Бу программага без су саклау зоналарын да өстибез. Бер яктан караганда, без су ресурсларына бик тә бай, икенче яктан караганда, проблемалар да юк түгел. Су ял итүчеләрне үзенә тартып тора. Су объектларыннан һәркем файдалана алырга тиеш. Әлбәттә, без бик күп ахмаклыклар эшләдек. Шуңа да карамастан, без аларны үзебез үк төзәтергә дә тиеш. Моны акрынлап эшләячәкбез. Бигрәк тә Казанда.

Төркия турында

Бу бик тә катлаулы вәзгыять. Ил Президенты әйткән фикерләрне дәлил итеп китерәсем килә. Ул бу хакта ике мәртәбә әйтте. Беренчесендә - еллык Юлламасында, икенче тапкыр - Соловьев (ВГТРК алып баручысы - Ред.) белән аралашканда. Әлеге теманың ничек барлыкка килүен һәм аны ничек хәл итеп булачагын карарга кирәк. Төрекләр - Россиягә дус, ә татарлар өчен тугандаш милләт. Әлбәттә, Президентның шулай дип әйтүе - бик җитди ярдәм, чөнки бездә Төркиянең зур проектлары гамәлгә ашырыла, алар безнең Президентыбызга, республикабызга ышанды. 1,5 миллиард доллар күләмендә инвестицияләр, заманча заводлар. Әлеге предприятиеләр - Россиянең резидентлары. Арттырып җибәрүләр булмаска тиеш. Әлеге мәсьәләләр сәяси дәрәҗәдә хәл ителә. Ә халыкка килгәндә, без илебездә гамәлдә булган закон нормалары кысаларында эшлибез. Безнең бу инвесторлар белән бернинди фикер каршылыгы да юк.

Вәзгыятьнең шундый борылыш алуына бик тә үкенәбез. Төркия - күп кенә россиялеләрнең яраткан ял итү урыны. Минемчә, бу вәзгыять сәяси яктан үз чишелешен табар. Ә булган элемтәләрне уртак тырышлык белән саклап калырга кирәк.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев