Әтнә таңы

Рөстәм Миңнеханов: Һәр гаилә үз каһарманнарын хәтерли!- "Әтнә таңы"

Рөстәм Миңнеханов: Һәр гаилә үз каһарманнарын хәтерли! фото: president.tatarstan.ru Җиңү көне якынлашкан саен аларның йөрәкләре ешрак тибә башлый. Моннан нәкъ 71 ел элек кичергән хисләрне алар кабат күңелләрендә яңарта... Бүген Казанның иң мәһабәт биналарының берсе - М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына орден-медальләрен чыңлатып биш йөздән артык каһарман аксакаллар...

Рөстәм Миңнеханов: Һәр гаилә үз каһарманнарын хәтерли!

фото: president.tatarstan.ru

Җиңү көне якынлашкан саен аларның йөрәкләре ешрак тибә башлый. Моннан нәкъ 71 ел элек кичергән хисләрне алар кабат күңелләрендә яңарта... Бүген Казанның иң мәһабәт биналарының берсе - М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына орден-медальләрен чыңлатып биш йөздән артык каһарман аксакаллар җыелды.

Театр янында - урамда бәйрәм чаралары инде иртәдән үк башланып киткән иде. Биредә волонтерлар, яшьләр оешмалары тарафыннан "Минем герой", "Җиңү байрагы", "Без тынычлык яклы", "Ветеранга хат" акцияләре оештырылды. Һәр килгән кунак яшьләр тарафыннан кайнар алкышларга күмелеп, бәйрәм рухындагы җырлар астында бинага уза торды... Илебез җитмеш беренче җылы, аяз күкле, чәчәкле язын каршылый. 9 май - илдә шатлык яшьләре аралаш бәйрәм итә торган изге көннәребезнең берсе. Бу бәйрәмне сабыйлардан алып чал чәчле ветераннарыбыз да, җигелеп тормыш алып баручы урта буын да бердәй көтеп ала. Чөнки Бөек Җиңү көне - ата-бабаларыбызның намус яктысы, керсез иманы белән нурланган, күпсанлы корбаннарның өзелеп калган тормыш җыры белән бизәлгән. Җиңүне безгә бүләк иткән мәрхүм солдатлар да, аксакал ветераннар да, сугыш ятимнәре дә, тыл хезмәтчәннәре дә онытылмый - онытырга хакыбыз юк!

Республикабызның төрле районнарыннан бәйрәм концертына килгән аксакалларыбыз йөзләрендәге горурлык, күзләрендәге очкынны вакыт та тоныклый алмаган. Ветераннарыбызны котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар да килде.

- Бу бәйрәм безнең һәркайсыбыз өчен үзенчәлекле һәм кадерле. Һәр гаилә үз геройларын хәтерли һәм ихтирам белән искә ала. Ил сакчыларының исемнәре мәңгегә кешелек хәтерендә уелып калачак. Буыннан-буынга алар телгә алыначак. 75 ел элек башланган канлы вакыйга - кешелек тарихында булган иң авыр сугышларның берсе. Татарстан халкы бу афәттә үзен сынатмады. 700 мең якташыбыз кулына корал алып илне сакларга килде. Аларның максаты бер - киләчәк буынга тынычлык яулау иде. Татарстан халкы тылда да сынатмады, көнне төнгә ялгап җиңүне якынайтты... Халыкның батырлыгы һәм тырышлыгы аркасында афәтләрне җиңеп чыкты... - диде үз чыгышында илбашы.

Шулай ук залга җыелган ветераннарны олуг бәйрәм белән котлады, аларга олы рәхмәтен җиткерде. Бөек Җиңүдә Татарстанның өлеше Бөек Ватан сугышына кадәр ТАССРда 3 миллион тирәсе кеше яшәгән. Шуларның бер миллионга якыны (700 меңе) яу кырларына чыгып киткән. Тарихи мәгълүматларга караганда, сугышчы солдатларның яртысыннан артыграгы (398 меңе) мәңгегә Ауропа киңлекләрендә ятып кала. Бүгенге көндә 180 мең татарстанлы хәбәрсез югалганнар исемлегендә, ягъни алар турында бернинди мәгълүмат та юк. Туганнары хәзерге вакытка кадәр аларның кайда күмелгәнлегеннән дә хәбәрдар түгел. Татарстаннан киткән егет һәм кызлар сугышта зур батырлыклар күрсәтеп көрәшкән. Алар арасыннан 186сы Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип табыла.

Сугыш елларында Татарстан 600 дән артык төрдәге кораллар, сугыш кирәк-яраклары җитештергән. Мәгълүм ки, Бөек Ватан сугышы елларында Казан каласы, республика авыллары күп качакларны (эвакуацияләнгәннәрне) дә сыендырды. Соң кисәк икмәген, җылы йортын, күңел кайнарлыгын бүлеште. Башкалабыз халкы да Кайбыч, Тәтеш якларындагы Казан оборона линиясен казу эшләренә җәлеп ителгән. Күп завод-фабрикалар бездә продукция бирә башлаган. Авиация заводларын гына алыйк. Бөгелмәдә Гражданнар Һава флотының 104 нче уку-авиация эскадрильясе үз эшен җәелдерә. Анда Кызыл Армия өчен пилотлар әзерләүче башлангыч укулары оештырыла. Шулай ук күп кенә аэроклублар да Казанга күчерелеп очучылар әзерләү эшенә керешә. Аляска-Себер трассасы да Казан шәһәре өстеннән узган. Америка самолетларын безнең шәһәр өстеннән очыртып фронтка куганнар. Андый-мондый очракка дип запас аэродромнар да хәстәрләнгән булган. Казанның 124нче заводына кушылган 22нче Мәскәү заводы "Пе-2" һәм "Пе-8" бомбардировщиклары чыгарган. Юдино бистәсендә Ленинградтан күчерелгән 387нче авиация заводының "У-2" очкычларын җыйганнар.

Башкалабыздан 40 чакрымдагы Волжск каласында Рязань шәһәреннән күчеп кайткан 168нче авиация заводы "Ут-2" самолетлары биргән. Аларда хезмәт армиясенә алынган картлар, үсмерләр, хатын-кызлар көч куйган. Бәйрәм тантанасына сугыш ветераннары белән бергә хезмәт һәм тыл хезмәтчәннәре дә килгән. Сугыш ветераннары өчен махсус әзерләнгән концертта патриотик әсәрләр башкарылды.

Биектау районының Дөбъяз авылы егете Садри Гәрәфиев совет армиясенә 1942 елны алына. "Ленинград фронтында булдым. Бөек Ватан сугышын Берлинда тәмамладым. Берлинда сугыш беткәннән соң безне Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Анда инде японнарга каршы көрәшергә туры килде. 1947 елның март аенда гына өйгә әйләнеп кайттым. Яуда төрле очраклар булды, түзеп тора алмаслыгы да, күңел күтәрелгән чаклары да булды. Аллага шөкер, хөкүмәтебез тарафыннан кайгыртучанлык сизеп торабыз. Кадерлиләр, олылыйлар, ярдәм бик зур. Ике пенсия алам: картлык һәм инвалидлык өчен дә", - ди яу кырларында күпне күргән 92 яшьлек Садри ага.

- Сугыш вакытындагы авырлыкларны сөйләп торасы да юк. Аңарга хәзер үз балаларың да ышанмый. Сугыш башланганда миңа сигез яшь иде. Бала-чага дип тормадылар, 4 км ераклыктан салкын бураннарда да, язгы-көзге пычракта да почта ташыдым. Кешеләргә төрле хатлар тапшырырга туры килә бит. Еш кына кайгылы хәбәр китергәндә, алар белән бергә утырып елый торган идем. Шәхсән үзебез ишли гаиләдән, тамак ягын шулай иртә кайгырта башладык. Ул заманнарда авыл хатын-кызлары күргән нужаны сөйләп кенә аңлатып булмый инде. Ачлы-туклы эшләдек, фронттагыларга азрак җиңел булсын дип тырыштык. Хәзер Аллага шөкер яшибез. Хөкүмәтебезгә, җитәкчеләребезгә рәхмәт. Сугышлар гына була күрмәсен дип догада торабыз, - ди Азнакайда туып үскән Нәкыя Хафизова. Нәкыя ханым бәйрәм тантанасына ире, сугыш ветераны Мансур Хафизов белән килгән. Алар хәзерге вакытта Казанда бәхетле, тигез тормышта көн күрәләр.

Аналарга дан! Соңгы вакытларда сугыш чоры әниләренә һәйкәл салу турында сүзләр бара. Бик вакытлы, урынлы таләп. Бүгенге шатлыклы көндә тылда җиңү өчен көрәшкән әбекәйләребез, әниләребез турында да уйландыра шул. Һәр йортка ишек шакыган афәт бер гаиләдән берничәшәр ир-атның башына җиткән очраклар да күп. Йорт тулы ятимнәр белән өелешеп калган Аналар... Ирләренең үлү хәбәре килгән көнне алар нәрсә уйлады икән? Аларның йөрәк тибеше һәм сулышы нинди булды икән? Ятим калган газизләре каршында нәрсә әйттеләр икән? Кайгыдан йокламаган төннәрендә нәрсә уйладылар икән? Кайгылы беренче кичтә балаларын йокларга яткырганда нәрсәләр әйтеп юаттылар икән дә балаларына күрсәтмәс өчен лапаска чыгып елаулары ничә елларга сузылды икән? Ничек кенә булмасын, алар нарасыйларын тиргәмәделәр дә, күпсенмәделәр дә, рәнҗемәделәр дә. Кайгы- хәсрәтне бер итеп, уртаклашып яшәү өчен көрәштеләр, игелекле, һөнәрле балалар үстерделәр. Шушы тол хатыннарның күбесе, балалары үсеп җитеп күңелләре тынычлангач та кияүгә чыкмады. Хәтер уты мәңгелек булсын! Без җиде дистә елдан артык тыныч илдә яшибез. Бүген 1941 ел солдатларын: тәүге кайнар бәрелешләрдә катнашкан, ирексездән чолганышларда калып дошман кулына әсир төшәргә мәҗбүр булган, канлы һөҗүмнәр барышында ата- улны ана-кызны дигәндәй белмәгән гарасат эчендә хәбәрсез югалган бабаларыбызны да иң беренче итеп искә алырга тиешбез. Сугышның беренче корбаннары, бәхетле яшәешебезнең рухани нигез ташлары бит алар. Ватан солдатлары үлемсез. "Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган" - Кадыйр Сибгатуллинның бу сүзләре алар, 41нең батыр солдатлары хакында! - Безнең зур илебездәге һәр гаиләне үзенең утлы сулышы белән көйдергән Бөек Ватан сугышы әле һаман да бетмәгән...

Һәр бүләк үзенең героен табачак минутка кадәр, солдатларның бабалары һәм оныклары аталары һәм бабаларының батырлыклары турында барлык таныклыкларны да алу мизгеленә хәтле, һәр каһарман үзенең туган туфрагында тынычлык табу сәгатенә кадәр сугыш әле тәмамланмаган. Күп еллар озак экспедицияләрдә без башка эзтабарлар белән ерак тоелган сугыш истәлекләрен эзлибез һәм торгызабыз. Бары шул чор документларына чын-чынлап кагылгач кына безнең балалар җир йөзендә тынычлык саклауның никадәр әһәмиятле икәнен аңлаячаклар, - ди Бөек Ватан сугышы музей-мемориаль директоры Михаил Черепанов. Җиңү хөрмәтенә оештырылган бәйрәм концертында Рөстәм Миңнеханов каһарман солдатларның балаларына аталарының кан белән яуланган бүләк таныклыкларын да тапшырды. Озак еллардан соң солдатларның батырлыгын барлау эше дәвам итә, димәк.

Мөршидә КЫЯМОВА

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: