Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: районнарда социаль программалар үтәлергә тиеш

Мәскәүдә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Биредә Россия парламенты спикеры Татарстандагы социаль программалар үтәлеше белән дә кызыксынды. Шуның заукымымы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына: Социаль программалар буенча саботаж ясасагыз, җәзасын алачаксыз дип белдерде. Ул кайбер районнарның башкарма комитет җитәкчеләрен...

Мәскәүдә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Биредә Россия парламенты спикеры Татарстандагы социаль программалар үтәлеше белән дә кызыксынды. Шуның заукымымы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына: Социаль программалар буенча саботаж ясасагыз, җәзасын алачаксыз дип белдерде. Ул кайбер районнарның башкарма комитет җитәкчеләрен һәм башлыкларын эштән чыгару белән дә куркытты. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Республикада барлык социаль төзелеш программалары да тиешенчә формалашты дип хәбәр итте ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә министр Ирек Фәйзуллин. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ә менә республиканың социаль программаларын үтәү өлешендә бар да ал да гөл түгел икән. Әйтүенчә, беренчел документлар буенча проблемалар бар. Җир участогын сайлау акты, кадастр планы, һ.б. шундый документлары булмаган районнар бар, диде ул. Ә бит, җир юк икән, төзелеш тә юк дигән сүз.

Ә мондый районнар шактый икән. Баулы, Югары Ослан, Әлмәт, Лениногорск, Мамадыш, Питрәч, Минзәлә, Бөгелмә, Биектау, Менделеевск, Нурлат, Тәтеш, Лаеш, Яшел Үзән, Казан, Алабуга... Алар арасында безнең Әтнә дә бар.

Татарстан Президенты документларны тәртипкә салып, китереп бирү өчен бер атна вакыт бирде.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев