Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов

Рөстәм Миңнеханов сөт бәяләре мәсьәләсендә Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итәчәген әйтте (Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сөт бәяләре белән бәйле вазгыять буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә мөрәҗәгать итәчәге турында белдерде. Бүген шушы үтенечне Президентка Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында җиткерделәр. "Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк",...

Рөстәм Миңнеханов сөт бәяләре мәсьәләсендә Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итәчәген әйтте

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сөт бәяләре белән бәйле вазгыять буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә мөрәҗәгать итәчәге турында белдерде. Бүген шушы үтенечне Президентка Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында җиткерделәр.

"Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк", - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов. Ул бу проблеманы хәл итәрлек дип саный.

Рөстәм Миңнеханов Сочида узачак киңәшмәдә шушы мәсьәлә буенча Дмитрий Медведев белән сөйләшеп караячагын әйтте. "Белешмә дә, язма мөрәҗәгать тә әзерләргә кирәк. Мин аның янына шәхсән үзем барачакмын. Бу мәсьәләне киңәшмәдә күтәрәчәкмен. Бүген үк кирәкле материаллар тапшырылсын иде. Вәгъдә бирәм, бу юнәлештә эшләячәкмен", - диде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/14/158013/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев