Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек Алабуга малае Данисның янгын сүндерү бүлегенә бару хыялын башкарды

Малай автоцистерна руле артында утырып, автобаскычны ничек төрүләрен карады. Аңа чын янгын сүндерүче каскасын бүләк иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек Алабуга малаеның янгын сүндерү бүлегенә бару хыялын да тормышка ашырды, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

    Исегезгә төшерәбез, 26 декабрьдә ТР Президенты «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылган иде. Ул чыршыдан балаларның Яңа ел теләкләре язылган берьюлы өч открытканы  алды. Сигез яшьлек Чаллы егете самолет кабинасында булырга теләгән, Нурлатта яшәүче җиде яшьлек ир  бала Яңа елга планшет сораган, ә Алабугадан алты яшьлек Данис чын янгын частендә булырга хыялланган иде.

   Һәм менә,  Данисны әнисе һәм аның дүрт яшьлек абыйсы Әмир белән кунакка Алабуга районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Нуриев чакырды. Чәй табыныннан соң,  аларга  Татарстан Президенты исеменнән татлы бүләкләр һәм «швед стенкасы» сатып алу өчен сертификат тапшырдылар.

Аннары алар бергәләп 75 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә киттеләр. Күзәтү экскурсиясе диспетчерлык бүлмәсеннән башланды, анда ГТХМ хезмәткәрләре шалтыратулар кабул итә һәм тревога буенча җавап бирә. Кунакларга техниканы да, янгын сүндерүчеләрнең җиһазланышын да күрсәттеләр, дежур каравыл тәртибе турында сөйләделәр.

Денис янгын сүндерү автоцистернасын йөртүче урынында була, СГУНЫ йөкли һәм сынап карый, аның ярдәмендә әнисен Яңа ел белән котлады. Дениска барыннан да бигрәк автобаскычлар ошады. Янгын сүндерүчеләр сценарийдан чигенеп, хәтта аларның берсен ачып җибәргәннәр.

Аннары часть территориясендә махсус поддонда  сыеклык яндырып, аны сүндереп тә күрсәттеләр. Очрашу ахырында ГТХМ хезмәткәрләре кунакларга янгын автолестницасының кечерәйтелгән күчермәсен бүләк иттеләр, шулай ук Даниска чын алтын янгын каскасы тапшырдылар. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр гаилә фатирында автоном янгын белдергечләре урнаштырырга вәгъдә бирделәр.

Чыганак:https://www.tatar-inform.ru/news/incident/28-12-2019/rustam-minnihanov-ispolnil-mechtu-shestiletnego-elabuzhanina-pobyvat-v-pozharnoy-chasti-5713841

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев