Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: антисептикларга бәя күтәрелүгә юл куярга ярамый

ТР Президенты дезинфекция чаралары җитештерүне арттыру буенча фикер алышу өчен «Аромат» АҖдә булды.

Казанда «Аромат» АҖ булганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Интернетта антисептикларга бәя күтәрүгә  һәм ул даруларга  бәяне арттырып сатуга  юл куярга ярамый, дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов дезинфекция чаралары җитештерү күләмнәрен арттыру буенча фикер алышу өчен предприятиедә булды. «Аромат» АҖ гадәти тарада да, шулай ук күләме буенча күләмлерәк савытта да җитештерә ала -   сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен дә антисептик җитештерү мөмкинлеге бар. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.

ТР Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.

«Интернетта хәзер артык бәяләрдән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар үрчеде. Алай  ярамый. Антисептикларны сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә сатуны тәэмин итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимы кертелде. Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачагын хәбәр иткән иде.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/20-03-2020/rustam-minnihanov-zavyshenie-tsen-na-antiseptiki-nedopustimo файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев