Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән министрларга бердәм механизм буларак эшләргә кушты

Республика Президенты Татарстан башкарма хакимиятенең җитәкчелек составы белән очрашты.

 

 Татарстан Хөкүмәте республика алдында торган максатларга ирешү өчен бердәм команда буларак эшләргә тиеш. Мондый фикерне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашуда белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Без бердәм команда буларак эшләргә тиеш. Сез имтиханыгызны тапшырдыгыз, комиссия фикер алышулар үткәрде. Бу — республика Хөкүмәтендә эшләү өчен зур ышаныч. Барыгызга да уңышлы эш телим", - диде ул.

 

Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда министрлар һәм ведомстволар җитәкчеләре үз урынбасарларын тәкъдим иттеләр, алар тармакта җавап бирә торган юнәлешләр турында сөйләделәр. Билгеләнер алдыннан башкарма хакимиятнең барлык җитәкчеләре аттестация комиссиясен уздылар.

 

Рөстәм Миңнеханов якындагы чорга Хөкүмәтнең төп бурычларын һәм өстенлекләрен билгеләде һәм яңа билгеләнгән җитәкчеләрнең һәрберсе җитәкчелек итә торган юнәлештәге эш нәтиҗәләре өчен шәхси җаваплылык тотуын билгеләп үтте.

Чыганак:http://https://www.tatar-inform.ru/news/politics/06-10-2020/minnihanov-dal-naputstvie-naznachennym-ministram-rabotat-kak-edinyy-mehanizm-5776697

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев