Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен ведомстволарның тырышлыгын активлаштырырга чакырды

Икътисадта ирешелгән уңышлар-бу тынычланыр өчен сәбәп түгел, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Узган ел Татарстан икътисады  өчен уңышлы тәмамланды. Әмма илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен республикага әле  чын-чынлап үсеш кирәк.  Әлеге фикерне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының хисап коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

      Ул республика территориясендә эшмәкәрлек инициативасын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Елны уңай тәмамладык. Мин бервакытта да үз эшебездән канәгать булырга ярамый дип әйтәм", - дип ассызыклады ТР Президенты.Мисал өчен, ул 2019 елдагы республика икътисади үсешенең чагыштырмача түбән күрсәткечләрен китерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, катлаулы халыкара вәзгыятькә һәм башка тышкы хәлләргә карамастан, Татарстан икътисадының алга китеше өчен барлык мөмкин булган нокталарны -  мөмкинлекләрне кулланырга кирәк. Соңгысы милли проектларны гамәлгә ашыру өчен.

«Бу-иң мөһиме. Икътисад үсешеннән башка тормыш сыйфатын үзгәртү, илкүләм проектларны һәм РФ Президенты Юлламасын үтәү мөмкин булмаячак", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга.

Ул республиканың Икътисад, Инфраструктура һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге уңышлары эшләве тынычлаыр өчен  сәбәп түгел, дип өстәде.

«Безне мактаганда, без булдырдык һәм бар да яхшы кебек тоела. Әмма безнең җитешсезлекләр дә бар, безнең барлык министрлыклар һәм муниципалитетлар  тиешле дәрәҗәгә  күтәрелә алмады", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов төбәк үсешенең төп юнәлешләренә  җентекләп тукталды  һәм хәл итәсе мәсьәләләрне чишү юлларын күрсәтте. Чараның төп өлеше тәмамлангач, Татарстан Президенты бүләкләү тантанасында катнашты.

https://www.tatar-inform.ru/news/business/10-02-2020/minnihanov-prizval-aktivizirovat-usiliya-vedomstv-dlya-ispolneniya-natsproektov-5721749 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев