Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына гражданнарны штат режимында кабул итүне дәвам итәргә кушты
Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы аркасында Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә гражданнарны штат режимында кабул итү эшен дәвам итәргә кушты.
Безнең республика гражданины дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итә алмый йөрергә тиеш түгел, Мондый хәл булырга тиеш түгел", диде Президент традицион шимбә өмәсендә
"Аерым санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә эшнең сүлпәнәюе мөмкин түгел", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Шулай ук ТР Президенты урыннардагы җитәкчеләрне кирәкле продукция һәм аның бәясен контрольдә тоту өчен кибетләргә, даруханәләргә үзләренә йөрергә чакырды.
Татарстанда 15 апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы аркасында Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Режим массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүне вакытлыча тыюны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев