Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: хатын-кызларның тотрыклы социаль гарантияләре булырга тиеш

ТР Президенты Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә булды.

Демографияне стимуллаштыру өчен хатын-кызларның  тотрыклы социаль гарантияләре булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте. "Гаиләнең ышанычы булырга тиеш. Бигрәк тә хатын-кыз социаль якланган булырга тиеш. Ул декретка киткәч, аның эш урыны сакланырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

Россиядә һәм Татарстанда демография үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче күп кенә дәүләт ярдәме чаралары каралган. Аларны үстерергә кирәк, дип саный ул. Бу эштә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән милли проектлар ярдәм итәчәк.

Перинаталь үзәктә Рөстәм Миңнеханов өченче балалары  туган Муллахмәтовлар гаиләсен  котлады. Алия Мулләхмәтова - балалар бакчасы тәрбиячесе. Беренче ике баланы 4 нче  бала тудыру йортында тапкан, әмма өченче йөклелек вакытында аның йөрәге белән проблемалары булуы ачыкланган. Хатын-кызны РКХнең перинаталь үзәгенә җибәрәләр. "Биредә кул астында эшләүче барлык белгечләр дә бар. Әгәр минем белән яки бала белән берәр хәл булса, шунда ук ярдәм итәрләр иде", - дип сөйләде Алия журналистларга.

Кечкенә Раян 9 февральдә туган. ТР Президенты гаиләне бу мөһим вакыйга белән котлады Сабыйга да,  әнигә сәламәтлек теләде.

РКХнең Перинаталь үзәге-республикада өченче дәрәҗәдәге акушерлык стационары, ул 195 койкага исәпләнгән. Аның бүлекләрендә йөклелек патологиясенең авыр формаларын дәвалау, вакытыннан алда бала табучы хатын-кызларга   ярдәм итү , авырлыгы тиешледән түбән  булган яңа туган балаларны тәрбияләү, югары технологияле операцияләрне дәвалау, медик-генетик консультация бирү каралган.

Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта ана капиталы программасын киңәйтү турындагы законга кул куйды. 2020 елның гыйнварыннан ана капиталын беренче бала тудырган  өчен алырга мөмкин. Ул 466,6 мең сум тәшкил итә. Икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләү суммасы 616,6 мең сумга кадәр арттырылган, моннан тыш, ата-аналарның махсус гариза тапшырмыйча гына дәүләт сертификатын алу мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, Татарстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең үз чаралары кертелде. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә алынган балаларны да кертеп, өстәмә рәвештә дару  сатып алу өчен субсидия һәм торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30% ы күләмендә субсидия бирелә.

Моннан тыш, 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында авыл җирендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру чаралары кертелде. 25 яшькә кадәр беренче бала туганда, аңа 50 мең сум түләнә, өченче һәм аннан соңгы бала туганда, 29 яшькә кадәрге ана 100 мең сум ала.

https://www.tatar-inform.ru/news/official/06-03-2020/minnihanov-zhenschiny-dolzhny-imet-stabilnye-sotsialnye-garantii

файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев