Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров ике тугандаш халык дуслыгы үрнәген күрсәтте

Идел буе федераль округы кубогына раллида ике төбәк башлыгы бергә фотога төшкән.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тольяттиlf  Идел буе федераль округы кубогына раллида катнашты һәм беренче урын яулады. Биредә ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Радий Хәбиров инстаграмда әлеге очрашу хакында язда.

«Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды», — дип яза Хәбиров.

Ул Рөстәм Миңнеханов белән төшкән сурәтне дә инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. «Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип яза Башкортстан Башлыгы.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы «АвтоВАЗ» сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карады.

https://tatar-inform.tatar/news/official/22-02-2020/r-st-m-mi-nehanov-bel-n-radiy-h-birov-rallida-katnashkan-5724578 файдаланылды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев