Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына кешеләргә активрак ярдәм итәргә кушты

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, республика ярдәменә өстәп, муниципаль дәрәҗәдә өстәмә рәвештә ярдәм итү алымнарын гамәлгә ашырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион киңәшмәдә муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итте. Ул мохтаҗ кешеләргә район дәрәҗәсендә ярдәм итүдә күбрәк алымнар кулланырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген азык-төлек продуктлары сатып алу мөмкинлеге булмаган гаиләләр бар. Шуңа күрә республика штабының нинди дә булса карарлар бирүен көтәргә кирәкми. Сез бит район һәм шәһәр дәрәҗәсендә мохтаҗ булган һәркемне беләсез», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Бу безнең эш. Безнең кешеләр», — диде ТР Президенты. Ул республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган проект нигезендә мохтаҗ 55 мең татарстанлыга азык-төлек җыелмасы бирү турында искә төшерде.

«<…> безнең һәр территориядә хакимият башлыгы бар, аның командасы бар. Һәркайсына бу эшкә керешергә, ярдәм алымнарын табарга, инициатива күрсәтергә кирәк», — диде ул, муниципаль берәмлек җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

https://tatar-inform.tatar/news/official/25-04-2020/r-st-m-mi-nehanov-rayon-bashlyklaryna-keshel-rg-aktivrak-yard-m-it-rg-kushty-5738841

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев