Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Рой Джонс белән Татарстанда бокс үсешенең киләчәге турында фикер алышты

Татарстан блогерлары ТР Президенты һәм легендар боксчының йодрыкларын фотосурәтләргә карап чагыштыра башладылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һөнәри бокс легендасы, дөнья экс-чемпионы  кече Рой Джонс белән очрашты, алар  республикада һөнәри һәм һәвәскәр боксны үстерү юллары  турында фикер алыштылар. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Бокс-характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. Профессиональ, мавыгучан остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү Татарстанның меңләгән баласы өчен тормышка чын юллама була ала", - диде Татарстан Президенты  легендар спортчы белән әңгәмәсендә.

Шулай ук ТР Президенты һәм дөнья экс-чемпионы Татарстан Республикасында «Бокс-спорт мәктәбе " федераль спорт — белем бирү проектының үсеш юллары  турында фикер алыштылар. Сөйләшүләрдә РФ бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев катнашты.

Рөстәм Миңнехановның Рой Джонс белән очрашуыннан алынган фоторәсемнәр Татарстанның социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында тиз  тарала башлады. «Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонсоннан өстенрәк күренә. Президентның  йодрыгы да боксчыныкыннан зуррак!» — рәсми рәсем астына  блогерларның берсе  шулай дип язган.

Легендар боксчы - кече  Рой Джонс  Казанга һөнәри спорт буенча «Казан Кремле Кубогы»турнирына килде.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/11-03-2020/minnihanov-obsudil-s-roem-dzhonsom-perspektivy-razvitiya-boksa-v-tatarstane-5728337 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев