Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов түләүсез туклануны оештыру өчен мәктәп ашханәләрен тикшерергә кушты

ТР Президенты башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

 Татарстанда  барлык мәктәп ашханәләренә җиһазлар һәм персонал булу-булмауга инвентаризация үткәрәчәкләр. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер - министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә этаплап күчүне тәэмин итәргә кушты.

Рафис Борһанов үз докладында билгеләп үткәнчә, республикада 1,4 мең мәктәп ачылган, аларда 200 меңгә якын башлангыч сыйныф укучысы белем ала. Ул мәктәпләрнең төп өлеше мәктәп укучыларын мөстәкыйль тукландыруны тәэмин итә, барлык мәктәпләрнең 15% - ы читтән килгән оешмаларны җәлеп итеп, укучыларны тукландыруны тәэмин итә, дип ачыклык кертте.

«Рөстәм Миңнеханов бер ай дәвамында гомуми белем бирү оешмаларының туклану урыннарына инвентаризация ясарга, шулай ук мәктәп ашханәләренең кирәкле кадрлар белән тәэмин ителешенә бәя бирергә кушты",-дип билгеләп үттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, республика җитәкчесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Роспотребнадзор идарәсе белгечләре, Муниципаль берәмлекләр белән берлектә мәктәп туклануын оештыруны һәм сыйфатын тикшереп торуны йөкләде.

 

https://www.tatar-inform.ru/news/official/14-02-2020/minnihanov-poruchil-proverit-vse-shkolnye-stolovye-dlya-organizatsii-goryachego-pitaniya-5722806  файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев