Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә аларның тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте

Татарстан Президенты эре төзелеш компанияләре вәкилләре белән очрашулар сериясен уздырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эре компанияләр-төзүчеләр вәкилләренә аларның эскро-счетлар куллануга күчү белән бәйле тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзелеш компанияләре вәкилләре белән очрашулар сериясе төбәк  Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Президентыннан тыш, анда РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, шулай ук республика муниципалитетлары башлыклары катнашты.

   Матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, «Очрашуларда илкүләм проектларда билгеләнгән торак тапшыру күләмен арттыру буенча бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышканнар». Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак» милли проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстан 2024 елга торак тапшыруның еллык күләмен 3,6 млн.кв. метрга кадәр арттырырга тиеш, бу хакта элегрәк «Татар-информ»МА хәбәр итте.

Төзелеш тармагы вәкилләре алдагы биш елга планнар турында сөйләделәр, шулай ук торак төзелешен проектлы финанслауга күчү белән бәйле инициативаларны күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов торакны үстерү буенча РФ Дәүләт Советының эш төркеме эшчәнлеге кысаларында федераль дәрәҗәдә төзүчеләр идеяләрен карарга вәгъдә итте.

Быел Татарстанда проект финанслау схемасы буенча төзелгән беренче йорт файдалануга тапшырылды. Эскро-счетка күчү объектны вакытында файдалануга тапшыруга комачауламады, әмма аның үзкыйммәтенә йогынты ясады. Бәясе якынча 8% ка арткан.

 

https://www.tatar-inform.ru/news/official/09-02-2020/minnihanov-poobeschal-zastroyschikam-rassmotret-ih-predlozheniya-na-federalnom-urovne файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев