Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов яңа уку елын 1 сентябрьдән башларга планлаштырылуын әйтте

Татарстан Президенты эпидемиологик вәзгыятьнең үзгәрүенә карап, төрле сценарийларга әзер булып торырга да кушты.

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты яңа уку елын, коронавирустан саклану чараларын күреп, гадәттәгечә 1 сентябрьдән башларга планлаштырыла, дип хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.

Шул ук вакытта ул илдәге эпидемиологик вәзгыятьнең үзгәрүенә карап, төрле сценарийларга әзер булырга кирәклеген дә искәртте.

«Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган катлаулы шартлар белән беренчеләрдән булып мәгариф өлкәсе очрашты. Педагоглар, кыенлыкларга карамастан, балаларга белем бирү эшен лаеклы рәвештә башкарып чыкты», — дип, укытучыларның эшчәнлеген югары бәяләде Татарстан Президенты. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/14-08-2020/r-st-m-mi-nehanov-ya-a-uku-elyn-1-sentyabrd-n-bashlarga-planlashtyryluyn-ytte-5763633

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев