Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан укучыларына бирелә торган 2 мең планшеттан Әтнә укучыларына да өлеш чыгачак

Аны беренче чиратта күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 9, 10 һәм 11 сыйныф укучыларына тапшырачаклар. Әлеге планшетны Әтнә районы мәктәпләрендә укучы 4 укучы да алачак. "Планшетлар 9 һәм 11 сыйныф укучыларына гына биреләчәк", - диде район мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда  бушлай файдалану өчен алачак.

13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.

13 апрельдә 930 планшетны дистанцион режимда уку өчен Питрәч, Балтач, Тукай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары, шулай ук Алабуга һәм Казан мәктәпләре (691 планшет) алды.

Техника  тагын республиканың 21 муниципалитетына җибәреләчәк. Мәсәлән, 9-11 сыйныф укучылары өчен 354 планшет Чаллыга юллана.

40 планшетны Татарстанның Әлки районы алды. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында республиканың 480 мәктәбе укучыларга уку елы ахырына кадәр 2 мең берәмлек компьютер техникасы тапшырды. Югары уку йортлары ректорлары 11 сыйныф укучылары өчен 100дән артык планшет бүләк итте, алар нигездә авыл мәктәпләрендә укучылар.

Татарстанда 6 апрельдән барлык мәктәп укучылары да дистанцион режимда белем ала. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, һәр мәктәп, үз мөмкинлекләреннән һәм белем бирү программасыннан чыгып, балаларны өйдә укытуны оештыра. 

Надежда Гордеева

https://tatar-inform.tatar/news/science/14-04-2020/r-st-m-mi-nehanov-y-kl-m-se-buencha-tatarstan-ukuchylary-uku-chen-2-me-planshet-alachak-5736265 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев