Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рухына дога кылам "Әтнә таңы"

2015 елның 4 ноябрендә фаҗигале рәвештә кызым Гөлнур Дәүләтшина якты дөньядан китеп барды. Йөрәгем сызлаган вакытта язган бәетемне сезгә юллыйм. Ашка килгәндә уйламагансыңдыр, балам, Соңгы тапкыр килүләрем, дип. Ниләр булды, синең үлүеңә Ышанасы бер дә килми бит. Киеп килгән күлмәгеңнең, Билләре сиңа таман. Шул күлмәкләреңне салып, Кәфенлек кидең, балам. Ниләр...

2015 елның 4 ноябрендә фаҗигале рәвештә кызым Гөлнур Дәүләтшина якты дөньядан китеп барды. Йөрәгем сызлаган вакытта язган бәетемне сезгә юллыйм.
Ашка килгәндә уйламагансыңдыр, балам,
Соңгы тапкыр килүләрем, дип.
Ниләр булды, синең үлүеңә
Ышанасы бер дә килми бит.
Киеп килгән күлмәгеңнең,
Билләре сиңа таман.
Шул күлмәкләреңне салып,
Кәфенлек кидең, балам.
Ниләр булды икән сиңа, балам,
Әйтеп керче шуны төшемә.
Эчләремне ялкын чолгап ала,
Төшкән саен минем исемә.
Башларымда төрле уйлар минем,
Ничек басып үлеп була икән ул?
Токлар куыргандыр сине,балам,
Яшьли кабул итте салкын гүр.
Куаныплар эшең бетергәнсен,
Өйләремә кире кайтам, дип.
Ләкин насыйп булмаган бит, балам,
Әҗәлләрең сине көткән бит.
Кайгыларым зур, нихәл итим,
Бу кайгыга ничек түзәргә.
Синең урынга барып кереп булса,
Үзем ятар идем гүрләргә.
Кызларыңны башлы-күзле итеп калдың.
Игелекләрен күрә алмадың.
Кызларыңның балалары туды
Оныкларың сөя алмадың.
Яралы кош кебек ятим калды,
Ривал кияүгә дә бик авыр.
Язмышлардан узмышлар юк, диләр
И, Ходаем бир инде сабырлык.
Язмышлардан узып булмый,
Инде мин нишли алам.
Урының оҗмахта булсын, дип,
Һәр көнне дога кылам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев