Руль артына исерек килеш утырганнар.
Юл хәрәкәте иминлеге хакында күпме сөйләнсә дә, тәртип бозучылар очрап тора. Узган атна ахырында, 4-6 октябрь көннәрендә, юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспекторлар белән участок инспекторлары берлектә 35 протокол төзегәннәр. Бишесе - саклану каешын такмаучыларга, дүртесе - дөрес җирдән чыкмаган җәяүлеләргә, сигезе - тизлек арттырганга, икесе- исерек хәлдә тотылучыларга. "Берсе тиешле...
Юл хәрәкәте иминлеге хакында күпме сөйләнсә дә, тәртип бозучылар очрап тора. Узган атна ахырында, 4-6 октябрь көннәрендә, юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспекторлар белән участок инспекторлары берлектә 35 протокол төзегәннәр. Бишесе - саклану каешын такмаучыларга, дүртесе - дөрес җирдән чыкмаган җәяүлеләргә, сигезе - тизлек арттырганга, икесе- исерек хәлдә тотылучыларга. "Берсе тиешле тизлекне 70кә арттырып керде. Исерек булу өстенә правасы да юк. Икенчесе юл һәлакәте ясап, дамба астына очты. Шул дәрәҗәдә исерек, кая барганын да хәтерләми, алкоголь - 1.167 промилле күрсәтте",- ди инспектор Фәнил Муллагалиев. Ике һәлакәт тә Күшәр - Чишмәле Сап юлында булды. Беренчесенә 10-15 тәүлек арест яки 30 мең сум штраф, суд ничек хәл итә; ә икенчесе 1,5 елга юл йөртү таныклыгыннан да мәхрүм калачак, шуңа өстәп 30 мең сум штраф та түләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев