Русия спортчыларына Олимпиаданы ябу тантанасында үз әләме белән чыгарга рөхсәт бирелмәде

Бүген Көньяк Кореяда XXIII кышкы Олимпиада тәмамланды. Тарихта ул допинг гаугасы һәм Русия спортчыларының нейтраль әләм астында чыгыш ясарга мәҗбүр булулары белән дә истә калыр. Ябу тантанасында Русия атлетларының әләм йөртүчесе, ачылыштагы кебек, ярышларны оештыру комитеты билгеләгән волонтер булачак дип белдерелде. Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Русия Олимпия комитетын читләштерү карарын...
Бүген Көньяк Кореяда XXIII кышкы Олимпиада тәмамланды. Тарихта ул допинг гаугасы һәм Русия спортчыларының нейтраль әләм астында чыгыш ясарга мәҗбүр булулары белән дә истә калыр.
Ябу тантанасында Русия атлетларының әләм йөртүчесе, ачылыштагы кебек, ярышларны оештыру комитеты билгеләгән волонтер булачак дип белдерелде.
Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Русия Олимпия комитетын читләштерү карарын көчендә калдырып, Русия спортчыларына Пхенчхан уеннарын япкан чакта милли әләмнәре белән чыгарга рөхсәт бирмәде. ХОКның әлеге карары 132нче сессиясендә кабул ителде, дип белдерә Reuters.
2018 елгы уеннарда Русия олимпиячеләре белән эшләү комиссиясе башлыгы Николь Ховерц Русия Олимпия комитетын аклау "Олимпия гаиләсе мәнфәгатьләрендә мөмкин кадәр тизрәк" булса иде дип белдерде. Ховерц шулай ук ябу тантанасы алдыннан Русия Олимпия комитетыннан читләштерүне алу каршылыклы карар булыр иде дип тә әйтте.
Хворец ябу тантанасында Русия атлетларының әләм йөртүчесе, ачылыштагы кебек, ярышларны оештыру комитеты билгеләгән волонтер булачак дип тә белдерде. Олимпиадада хатын-кызлар арасында фигуралы шууда алтын медаль алган Алинә Заһитова Русия әләменә рөхсәт бирелсә, аны күтәреп чыгарга теләге барлыгын белдергән иде.
Соңрак Халыкара Олимпия комитеты сүзчесе Кристиан Клауэ Пхенчхан Олимпиадасында катнашканнар допингка кабат тикшерү узганнан соң русияләрне читләштерү үзеннән-үзе алыначак дип белдерде. "Бу хәл ярышлардан соң берничә көн үткәч булырга тиеш", диде Клауэ.
2017 елның 5 декабрендә Халыкра Олимпия комитеты (ХОК) Русияне Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнаштырмаска карар иткән иде. Аерым спортчылар аерым шартлар белән нейтраль әләм астында чыгыш ясый алачак, диелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 19:00Роспотребнадзор март аенда коронавирустан авыручылар саны кимиячәген фаразлады Зарарлану статистикасының узган елгы җәй дәрәҗәсенә кадәр кимүе май аенда булырга тиеш.2801
-
27 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.2600
-
27 гыйнвар 2021 - 16:55«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.2900
-
27 гыйнвар 2021 - 15:15Баш агроном бүләкләнде Районның баш агрономы Фәнис Галәүтдинов Татарстан министры Марат Җәббаров кулыннан грамота алды.10300
-
27 гыйнвар 2021 - 14:13Әтнәдә киез итек киеп футбол уйнадылар 2010 ел һәм яшьрәкләр арасында "Киез итекле мини футбол" ярышлары үзды.9700
-
27 гыйнвар 2021 - 13:15Әтнәдә ике кешедә коронавирус ачыкланган Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның тагын 84 очрагы ачыкланды9800
-
27 гыйнвар 2021 - 10:25Көнбагыш маена бәяләр артты Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш.12200
-
27 гыйнвар 2021 - 09:20Балалар бакчасында янгын чыккан Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.16300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.33800
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләрӘлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.15800
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.38700
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.37300
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.36900
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.30000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика