Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рузия Камаева: Ян йөрәк!

"Шигырь язуның берние дә юк аның... Рифмасы гына килсен..." диде бер танышым. Ул гына булса икән - ярты Әтнә шагыйрь булыр иде. Аны бит әле йөрәккә үтеп керерлек итеп яза белергә дә кирәк. Менә мәсәлән Рузия Камаева сыман. Бу дөньяда мин ялгызым түгел, Мине уйлап типкән йөрәк бар. Димәк: яшәргә...

"Шигырь язуның берние дә юк аның... Рифмасы гына килсен..." диде бер танышым. Ул гына булса икән - ярты Әтнә шагыйрь булыр иде. Аны бит әле йөрәккә үтеп керерлек итеп яза белергә дә кирәк. Менә мәсәлән Рузия Камаева сыман.

Бу дөньяда мин ялгызым түгел,

Мине уйлап типкән йөрәк бар.
Димәк: яшәргә дә, яшәргә әле,
Җир йөзендә минем кирәк бар.

Мин ялгызым түгел бу җиһанда,
Кемдер, диеп тибә бу йөрәк.
Яшәү көче биреп якыныңа,
Җан дәвасы булу бик кирәк.

Ут үрләтми, үзе яналмыйча
Пыскып яткан күмер ник кирәк?
Ялкыныңны бүлеш кызганмыйча.
Яктырт! Дөрлә! Яндыр! Ян йөрәк!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев