Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рүзия беркемгә дә әйтмәгән әле

Районыбызның "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең уңышларын да, күпме кешеләргә ярдәм иткәннәрен дә, күпме чаралар оештырганнарын да белеп торабыз. Акчаң булса, оештырып була ул, дияргә яратабыз инде без. Тик акчаны бүген берәүгә дә бирергә атлыгып тормыйлар. Тир түгеп аласы. Бу оешмада эшләүчеләрнең дә чарасыз калган чаклары күп. Менә шундый...

Районыбызның "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең уңышларын да, күпме кешеләргә ярдәм иткәннәрен дә, күпме чаралар оештырганнарын да белеп торабыз. Акчаң булса, оештырып була ул, дияргә яратабыз инде без. Тик акчаны бүген берәүгә дә бирергә атлыгып тормыйлар. Тир түгеп аласы. Бу оешмада эшләүчеләрнең дә чарасыз калган чаклары күп. Менә шундый вакытларда алар республика буенча үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашалар,эзләнәләр, табалар һәм грантлар оталар. Яңа проектлар тәкъдим итәләр. Ә бәлки... кемнең бәхетенә таш та эри, диләр бит. Билгеле инде Алла ярдәм бирсә. Ә изгелек эшләүчеләргә аның әле каршы төшкәне юк.

"РИТЭК" бәйгесенә катнашып, үз проектларын эшләгәннәр иде алар. Һәм бу проект Күшәр авылында яшәүче аерым игътибар таләп итүче якташыбыз Рүзия Камаева тормышын бар яклап үз эченә алган. Менә шушы проект буенча грант отып, 50 мең сум акчага ия булдылар.

- Бу акчалар килде инде, без моны тиздән файдаланачакбыз. Әлегесе вакытта аласы җиһазларны эзләү белән мәшгульбез. Рүзия Камаевага өеннән чыгарга ярдәм итәчәк "складной пандус" һәм ванна кергәндә күтәртә торган "подьемник" алачакбыз. Бу җиһазларны интернеттан Рүзия белән бергәләп сайлыйбыз. Алгач алгач, уңайлысы булсын инде, - ди "Изгелек" үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова.

"Бу проектта җиңеп чыктык, дип социаль яклау оешмасыннан хәбәр иткәч, бик куандым. Шатлыгым эченә сыймады. Төшкә дә кермәгән бәхет бит бу. Алай да әле беркемгә дә әйтмәгән идем. Күптән хыяллана идем мондый күчереп йөртә торган пандус турында. Калганын уйлый да алмыйм әле. Аллаһы Тәгалә бирә бит ул үз вакыты белән, кызларга рәхмәтем бик зур", - ди Рүзия үзе.

Без дә рәхмәтле бу оешмага, башкаларның тормышы турында кайгырту җиңел эш түгел, моны кешелек сыйфатына ия булганнар гына башкарырга сәләтле. Яңа җиңүләр насыйп булсын.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев