Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабан туен июль аенда бәйрәм итәргә телиләр

Татарстан авылларында Сабан туен 4 июльдә билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов әлеге датаны атады.

Әмма бәйрәмнең төгәл датасын халык фикерен һәм эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып билгеләячәкләр әле.

«Урыннарда коронавирус белән авыручыларга бәйле агымдагы вазгыятькә бәйле рәвештә бәйрәмне үткәрүнең максатка ярашлылыгын билгеләү, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу мөһим», - диде Илнур Гарипов.

Хәлиткеч карарны муниципаль берәмлек башлыклары кабул итәчәк.

Әлеге дата традицион Мәскәү Сабан туен үткәрү вакытына туры килә, быел ул онлайн форматта узачак. Бәйрәмне интернет аша 1 миллионнан артык кеше карый алачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/15-06-2020/tatarstan-avyllarynda-saban-tuen-iyul-aenda-b-yr-m-it-rg-telil-r-5749693

Подробнее: https://intertat.tatar/news/science/15-06-2020/elm-taktalarny-d-res-yazylyshyna-nichek-iresherg-5748766

Ә менә "Интертат"тагы "Сабан туе — хезмәт туе: район башлыклары үткәрү-үткәрмәү турында ни ди?" мәкаләсендә Әтнә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов фикере дә китерелгән.

"Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов:

- Әлегә сөйләшеп бетермәдек. Әмма күбесе Сабантуйны булдырмау ягында. Башта битлек, перчатка киеп сайлауга барабыз, аннары Сабантуйда күрешеп кочаклашабызмы? Ничек була ул алай? Битлек һәм перчаткалы Сабантуй берничек тә уза алмый. Сабантуй белән идарә итеп булмый. Ә болай без һәрвакыт үткәрергә әзер".

Чыганак: https://intertat.tatar/news/science/15-06-2020/elm-taktalarny-d-res-yazylyshyna-nichek-iresherg-5748766

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев