Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

САБАНТУЙНЫҢ КҮРКЕ – АТ ЧАБЫШЫ

Сабантуйларында елдан-ел мәйданга халыкны күбрәк җыя баручы атлар чабышын Марат Хәбибуллинсыз күз алдына китереп тә булмый.

Хәтта кайберәүләр атлар ярышыннан бигрәк, Марат әфәнденең мә­зәкләрен тыңларга дип чабыш буласы мәйданга ашыкты. Халык һәрвакыт­тагыча ярамыйга карамый, мәйданны киңәйтте. Атлар башларын бер якка салып, чабыш караган кешеләр өстенә томырылып килсәләр дә, кырыйга тайпылучы да, куркучы да булмады. Һәркем уйнаклаган атларга карап сокланды, һәр заездда чапкан атларга көч бирде. Быел чабышта 30дан артык ат катнашты: күрше Мари республикасыннан, шулай ук Арча районыннан да килгәннәр иде. Бу юлы да атлар 3 километрга чаптылар. Һәр заездда I-III урын алучылар финалда узыштылар. Халык бу юлы да бирелеп карады ат чабышын. Сөрлеккән атларны кызганучылар, атлар чабасы мәйданны азрак кырдырып, ком сибеп җибәрмәгән өчен оештыручыларны шелтәләп алучылар да булды. Ничек кенә булмасын, алып баручы Марат абый әйтмешли, бәлки киләчәктә ипподром да төзелер. Сәбәбе дә бар, атлар чабышын карау елдан-ел бер азартка әйләнеп бара.

Финалда 9 ат чапты. Болар: "Таң", "Уңыш", "Шахтер", "Тукай", "Күшәр", "Ленин" хуҗалыгы атлары иде. Беренче һәм икенче урыннарны "Таң"ның "Мердена" һәм "Азимут" кушаматлы атлары бү­леште. Җайдаклары Дмит­рий Терентьев һәм Алек­сандр Александров. Өченче урында "Уңыш" хуҗалыгының "Шкода" ку­шаматлы аты (Андрей Андреев). Дүртенчедә - "Шахтер"ның "Дарара"сы (Рәвис Гыйләҗетдинов), биш­тә - "Тукай"ның "Залет" кушаматлы айгы­рын­да Рәдис Шакиров. Аннан соңгы урыннарда "Күшәр"нең "Буян"ы (Фаил Гайнетдинов), Фа­ил элеккерәк елларда "Фанфарон" кушаматлы атта чабып, беренче урыннарны яулаган егет, аннары "Ленин"ның "Призерка"сы (Илдар Хәкимов), "Уңыш"ның "Кашка"сы (Нияз Хәкимов), "Күшәр"нең "Макарон" кушаматлы биясе (Данил Габдрахманов). Атның кушаматларына да исең китәрлек, ниндиләре генә юк! Соңыннан - бүләкләр. Иң өлкәннәр - "Мәңгәр"­дән Данил Ис­мәгыйлев бе­­лән "Тукай"дан Рәшит Бор­һановка да кызыксын­­ды­ру бүләкләре тапшы­рылды.

Авыл Сабан туеның абсолют батырлары

Бәрәскә - Айрат Галимҗанов (Әйшияз авылыннан);

Мәңгәр - Ирек Мөхәммәтшин (Олы Мәңгәрдән);

Комыргуҗа - Фәнил Хә­кимуллин (хуҗалык җи­тәкчесе);

Күәм - Хәлил Хәкимҗанов (Күәмнән), Сабантуйга Айгөл Бариева белән Рәсим Низамов кайткан;

Күңгәр - Зөлфәт Ганиев (Түбән Шашы авылыннан);

Күшәр - Альберт Фомин (Күшәрдән);

Кызыл Утар - Азат Сабиров (Яңа Өҗем авылыннан);

Түбән Көек - Каюм Хәйдәров (Казан егете, чыгышы Югары Көек авылыннан);

Яңа Шашы - Ирек Шәрәфиев (Иске Җогыпныкы), биредә Рәшит Сабиров белән Бәширә Насыйрова булган;

Ташчишмә - Азат Шигалиев (Кукмара районыннан);

Югары Сәрдә - Илшат Минһаҗев (Биектау районы Чыпчык авылыннан);

Күлле Киме - Фәнил Га­лиев, бәйрәмгә Зөлфәт Фәхретдинов белән Али­нә Сафиуллина кайт­кан;

Ары - Илназ Җамалиев (Ары авылыннан);

Чишмәле Сап - Илназ Җамалиев (Ары авылыннан);

Бәрәзә - Илнур Хәлилов (Казан егете, чыгышы буенча Бәрәзәдән);

Кече Әтнә - Ильмир Сираҗиев (Олы Әтнә егете);

Яңа Җөлби - Айрат Хәйруллин (Яңа Җөлби авылыннан);

Кышлау - Рәмис Тимербаев (Казан егете);

Дусым - Илдар Сабиров (Казан егете), Сабантуйга Айзат Җәлилов, Алсу Дәүләтгәрәева, Руслан Галимуллин килгәннәр.

Искәрмә: башка авыл Сабантуйларында кемнәр буласын хәбәр иткән идек инде. Бары берничә авылда гына билгеле булмыйча калган иде.

Яңа Җөлби, Чишмәле Сап авылларында Са­­бантуйлары 10 июнь көн­нәрендә, Бәрәзә авылында 11 июнь көнне кич белән үтте. Ә Олы Әтнә авылының Новый урамында яшәүчеләр үзләре кичке Сабан туе уз­дырганнар. Башлап йөрүчесе, оештыручысы - Га­лия ханым Минһаҗева. Ярышлар шулкадәр көч­ле барган ки, хәтта ар­канга кадәр өзгәннәр. Кемнәрме?! Үзара команда булып, көч сынашкан хатын-кызлар! Ир-атларның да исләре киткән: "Ат та өзә алмаган арканны... бар икән көч!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саБантуй са