Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

И, ХОДАЕМ, ХАЛКЫМНЫ САБАНТУЙДАН АЕРМА!

Быелгы сабан бәйрәмен караганнан соң нәкъ менә шулай дип әйтәсе килә.

"Һәр чорның үз Сабантуе, бармы берәр аерма?" Эчтәлеге, миллилеге бер булса да, елның елында үз төсмере була Сабантуйларның. Быелгысы исә азрак яңалыгы, ихласлыгы, үзебез кебек гадилеге, самимилеге белән истә калды. Быел берәүгә дә ярарга тырыш­мыйча, үзебез өчен бәйрәм ясадык кебек. Ашыкмыйча, кабаланмыйча... Хәтта бәйрәмне караучы халык та башка еллардагы кебек ашыкмады быел, көрәш беткәннән соң гына урыннарыннына кузгалды. "Абау, беткәне дә сизелмәде..." дип бәяләделәр әлеге бәйрәмне оештыручыларның эшен. Ә көч аз кермәгән, тагын күзгә ташланганы: чүп савытлары куелганын күргәнме килүчеләр, әллә үзебез чистарынганбызмы, мәйдан ул кадәр чүпкә батмады, шарлар да үз урыннарында калды. Алга китеш бу!

Ә бәйрәм... асылы бер булса да, ачылышы, елдагыча матур иде! Кайткан кунаклар дөрес бәяли, мондый ачылыш бары бездә генә, "Мәйдан эчен әйләнгән, бизәлгән җигүле атларны башка җирдә күреп булмый хәзер", диләр. Шулай ук мәйдан тутырып биюче балаларыбыз белән дә хаклы рәвештә горурлана алабыз, алар да бары бездә генә, ә быел аларның биюенә дә тарихи төсмер өстәлде, "Сөембикә биюе"н башкарды алар. Шул чорның киемнәре сагайтты да, бер­үк вакытта соклану да өстәде. Ә "Алчәчәк" бию төркеме бу чыгышка өндәү куйды! - алар чыгышы һәр җирдә алкышларга күмелә. Район башлыгына Әтнә икмәге дә матур итеп, дәрәҗә­сен белеп кенә тапшырылды. Олылап кабул итә белә Габделәхәт Гыйлемхан улы икмәкне. Икмәген генә түгел, көнне-төнгә ялгап эшләүче игенчесен, терлекчесен дә онытмый. Мәйданга килгән халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң, нәкъ менә сабан батырларын зурлар өчен 23 кеше сәхнәгә чакырылды. Алып баручылар Айрат Каюмов белән Алсу Хәкимова, әйткәнчә, "Үпкәләмә, якташ, бу бәй­рәмдә игенчегә урын түрдәрәк". Ленин ху­җа­лы­гыннан Илфат Гыйма­ди­ев, Фирдүс Сабиров, Дусымнан Шәүкәт Хә­ми­дул­лин, "Уңыш"тан Фидаил Мөхәммәтҗанов, "Шах­тер"дан Айнур Гатауллин, "Таң"нан Илсур Гыймадиев, Рәдис Шаһи­ев, "Таш­чишмә"дән Илфар Мин­һаҗев, Фидаил Иб­ра­һимов, "Мәңгәр"­дән Фә­нил Сәфәргали­­ев, "Күң­­гәр"­дән Таһир Са­биров, "Тукай"­дан Зөл­фәт Ша­киров янә­шә­се­нә тер­лекчеләре­­без "Ле­­нин"­­нан Зимфи­ра Әс­­ка­рова, "Күшәр"­дән Ну­­­рия Галимҗано­ва,

"Шах­тер"дан Рәшидә Дә­­минова, "Тукай"дан Нур­­сия Баһавиева, Ро­за На­­сырова, "Дусым"нан Бу­­­лат Хәмидуллин, "Мәң­гәр"­дән Нурия Нигъмәт­­­җа­но­ва, "Күшәр"дән Да­­нил Габ­драх­­манов, "Таң"­нан Рәм­зия Галимова, "Шах­тер"дан Васил Хәйрул­лин күтәрелде. Ә сабан батыры Илфар Зарипов­ка хөрмәт тагын да зур­рак булды. Сабантуй әлә­мен күтәргәч, аркасына тә­кә салып озаттылар аның.

Һәм шуннан китте ин­де, дөрес, башта бик китә алмады, уеннарга ялындырып кына чыктылар. Ә аннан соң туктатырмын димә, көянтә-чиләк белән су ташырга тилмергән халыкны уеннарны алып баручы Азат үзе дә туктата алмады, хәтта асыл картлар да су ташыды. Ә чүлмәк ватучылар белән авыш колгадан йөгерергә теләүчеләрне санап бетерә торган түгел. Хәтта катык эченнән акча эзләүчеләр дә "Җәмәгать, катык бетте, катык..." дигәч кенә таралды­лар.Мәйданга очкан әтәч тә байтак артыннан йөгертте. Камил Әми­нев капчык бәреш уенында, Илһам Шакиров аркан тартуда, Рәдиф Сабитов таяк тартуда, Руслан Исмәгыйлев җәяүле йөгерү дә беренчелекне бирмәде. Ә көрәш.... матур итеп көрәште егетләр. Үз үлчәүләрендә батыр калган Нуршат Сираҗиев, Ильмир Сабиров, Рифат Рәхмәтуллин, Равил Рәхмәтуллин, Рөстәм Һашимов, Камил Хаҗиев, Марсель Хәйдәров, Каюм Хәйдәровка тиңнәр булмады. Абсолют батырга көрәшүче әтиле-ул­лы Хәй­дәровлар өчен бө­тен мәй­дан аякка басты. Яшь­лек үзенекен итте, икен­че ел рәттән Әтнә Сабан­туе­ның абсолют батыры булып Каюм Марсель улы Хәйдәров кал­ды. Алкышлаулар, тәкә белән бүләкләү, сызгы­рулар... бар да булды, мәйданнар ансыз гына булмый инде. Рәхәтләнеп ял иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: са антуй