Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Сабантуй кунаклары! Иртәгә район Сабан туе, безнең, авыл халкының сагынып көтеп алган, яраткан бәйрәме. Һәм ул - элек-электән килә, гасырлар буе халыкны берләш­тергән, бергә туплаган, язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, игенчене олылый торган мәйданда. Сабан туенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын, хезмәт...

Хөрмәтле райондашлар! Сабантуй кунаклары!

Иртәгә район Сабан туе, безнең, авыл халкының сагынып көтеп алган, яраткан бәйрәме. Һәм ул - элек-электән килә, гасырлар буе халыкны берләш­тергән, бергә туплаган, язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, игенчене олылый торган мәйданда. Сабан туенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын, хезмәт алдынгыларын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез.

Сабантуй бәйрәме безнең халкыбызның кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Әтнәләрнең ачык чырае, дустанә мөнәсәбәте олысын-кечесен, чит җирләрдә гомер кичерүче якташларны бер мәйданга җыя. Сабантуй әле - көч-гайрәттә, җитезлектә ярышып, үзеңне күрсәтү, таныту мәйданы да, туганнарның, дусларның, авылдашларның очрашып аралашу урыны да.

Хөрмәтле әтнәлеләр! Кадерле туганнар, якташлар! Сабантуй бәйрәме тормышларыгызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, чабышкы атларның көмеш тояк тавышы, җиз кыңгыраулар чыңы күңел кылларыбызны тибрәтсен, пәһлеваннарыбызның гадел көрәше алдагы хезмәтебездәге батырлыкларга җилкендерсен.

Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек телим.

Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев