Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар!

Җәй аеның көтеп алган, күркәм бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуйлар якынлаша.

Ничек кенә булмасын, һәркайсыбыз әлеге бәйрәмне көтеп алабыз. Елга бер тапкыр гына булса да, ерактагы туганнар белән очрашу өчен менә дигән сәбәп тә бу. Район Сабантуеның оештыру комиссиясе рәисе Айрат Каюмов белән шул хакта сөйләшәбез.

- Район Сабантуе һәр елдагыча шимбә, 7 июнь көнне - Каенсар урманында, 8 июньдә авылларда уза. Сәгать унда башлана. Кунаклар кайтуы да көтелә. Кем генә килсә дә, кайт­са да, без барысына да шат...

- Әзерлек эшләре башланды. Узган елдан үзгәлеге булачакмы?

- Әйе, әзерлек эшләре бара, бөтен көч сарыф ителгән. Мәйданны үзгәрәк тә итәргә уйлыйбыз, әйтеп тә бетерәсе килми. Сабантуйның ачылышына репетицияләр дә башланды. 200ләп бала - мәктәп укучылары, техникум студентлары катнашачак. Ачылыш елның-елында үзенчәлекле була - монысы һәркемгә мәгълүм. Моннан тыш, мәйданда халык утырып карар өчен куела торган урындыклар саны да артачак. Сату итәргә теләге булган эшмәкәрләр дә рәхим итсеннәр. Тик тиешле таләпләрне генә үтәргә онытмасыннар. Аннары бәйрәмебезнең күрке булган ат чабыш­ларын, татарча көрәшне дә мәйданга килүчеләр көтеп ала. Быел да уңышлы гына уздырырбыз, дип уйлыйбыз.

- Көрәштә чикләүләр юкмы?

- Юк. Яшүсмерләр арасында 40, 50, 60 һәм югары үлчәүдә, өлкәнрәкләр арасында 65, 75, 85 һәм югары үлчәүдә үтә. Барысы да гадел булачак.

- Балалар мәйданчыгы буладыр?

- Әлбәттә. Төрле уеннары да, көрәше дә була.

- Концерт номерларына да тукталып узасы килә, үзгәлеге юкмы?

- Үзебезнең Әтнә районының сәхнә йолдызлары белән берлектә Әтнә дәүләт драма театры артистларының чыгышын да карый алачакбыз.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә