Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабыйга яулык мәҗбүриме - "Әтнә таңы"

...Яулыгыңны салсаң, фәрештәләр ләгънәт укыр, никаһың бозылыр! Заманында бу сүзләрне әбиләребез теленнән еш ишетергә туры килә иде. Ислам кануннары буенча яшәүче гаиләләрдә балаларны бик яшьли дин кагыйдәләренә буйсындыру очраклары булгалый... Бу мәсьәлә Intertat.ru укучылары арасында да сорау тудыра. Редакциягә килгән хатларны барлауны дәвам итәбез. Хөрмәтле редакция, сезнең газетада укымышлы муллалар...

...Яулыгыңны салсаң, фәрештәләр ләгънәт укыр, никаһың бозылыр! Заманында бу сүзләрне әбиләребез теленнән еш ишетергә туры килә иде. Ислам кануннары буенча яшәүче гаиләләрдә балаларны бик яшьли дин кагыйдәләренә буйсындыру очраклары булгалый...
Бу мәсьәлә Intertat.ru укучылары арасында да сорау тудыра. Редакциягә килгән хатларны барлауны дәвам итәбез.
Хөрмәтле редакция, сезнең газетада укымышлы муллалар дингә нисбәтле шактый кызыклы сорауларга җавап бирә. Минем дә аларга соравым бар иде.
Быел кече кызыбыз укырга керде. Һәр иртән мәктәпкә илткәндә безнең белән күрше кызы да бара, ул икенче сыйныфта (8 яшь) укый. Әти-әнисе динле кешеләр. Балаларын да иман рухында тәрбиялиләр ахрысы, чөнки кызларына яулык бәйләтеп җибәрәләр. Әле иртә бит, нигә бу яшьтән яулык яптырасыз соң, дигән сорауга: үскәч яптырып булмас, дип куркабыз, дигән җавап алдык. 8 яшьтәге кызның яулык киеп йөрисе килми, зарлана мескенкәем. Әти-әнисе бу очракта дөрес гамәл кыламы? Балага шулай иртә яулык ябып йөрү мәҗбүр итәргә тиешме икән алар?
Гөлшат Нәбиуллина, Казан
Гөлшат ханымга башкала казые, Казан ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов җавап бирә:
- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Шәригать кануннары буенча, Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычлар, балигъ яшенә житкәч фарыз була. Әмма ата-ана баланы ул яшькә житкәнче өйрәтә башларга тиеш. Әлбәттә, мәҗбүри хәлдә нарасыйга басым ясау хикмәткә каршы килә, чөнки балада дингә карата нәфрәт уятырга мөмкин. Әмма дә ләкин без башка гаиләдәге тәртипкә тыкшынып, аны үзгәртергә хаклы булмасак та, нәсыйхәт әйтү мөмкин. intertat. ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев