Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабыйларга – “Бүләк тартмасы”

Аз керемле гаиләләрдә туган балаларга «Бүләк тарт­масы» тапшырылуы турында язган идек инде.

Яшәү минимумыннан тү­бәнрәк күләмдә керем алган гаиләләрдә туган сабыйларга кагыла ул. Әлеге тәкъдимне агымдагы елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кертте. Социаль яклау үзәгенең материаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнара Насыйбуллина сүзләренә караганда, әлеге бүләк тартмаларын районыбызда тугыз гаилә алган. Тартманы алу өчен нинди документлар кирәк, аны кайдан аласы –  белгеч белән әнә шул хакта сөйләшәбез.
Бала гаиләдә беренчеме, өченчеме – моның әһәмияте юк. Бары тик тиешле документлар булу гына кирәк. Безнең бүлеккә килеп, әле бала дөньяга килгәнче үк документлар тапшырып китә аласыз. Аларга  өч айлык керем һәм гинекологтан авырлы булуы­гыз хакында махсус белешмә керә. Бала туган икән, белешмә урынына аның туу турындагы таныклыгы кирәк була. Сабый туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бүләк тартамалары бала табу йортында тапшырыла. Әгәр сезгә дөрестән дә бүләк тартмасы тиеш икән, сез аны теләсә-кайсы вакытта мөрәҗәгать итеп, ала аласыз.
Бүләк тартмасында ниләр бар соң дигәндә, анда яңа туган сабый өчен кирәкле бар нәрсә: комбинезон, урын-җир кирәк- ярагы, памперслар, кием, коену өчен кирәк-ярак, одеял, кер юуу порошогы, сабын, гигие­ник чаралар кирәк-яраклары һәм хәтта киез итек тә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев