Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Садыйков пандемиянең кызган чорында ял итәргә киткән россиялеләрне «җавапсызлар» дип атады

Казанга бүген, 16 апрельдә, Таиландтан бер борт , пассажирлар кайта. Алар самолеттан төшүгә «Ливадия»шифаханәсенә карантинга урнаштырылачак.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коронавирус Covid-19 пандемиясе кызган чорда чит илләргә ял итәргә киткән Россия халкының җавапсызлыгы турында белдерде. Алар үзләрен генә түгел, туганнарын, якыннарын, республика халкын да куркыныч астына куя, диде ул онлайн-брифингта.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу 115 кеше. Алар-Россиянең төрле субъектларында, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр. Килгән барлык пассажирлар да, Уфага очучылардан тыш, ике атнага карантинга урнаштырылачак", - дип билгеләп үтте спикер.

Пассажирларны «Ливадия» шифаханәсендә урнаштырачаклар, анда 200 койка әзерләнгән. «Барлык персонал бу кешеләр белән эшләргә өйрәтелгән.  Даими контроль, диагноз кую өчен кирәкле материалны алу булачак", - дип ассызыклады Садыйков.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/15-04-2020/sadykov-nazval-bezotvetstvennymi-rossiyan-uehavshih-otdyhat-v-razgar-pandemii-5736412

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев