Сафа бабай
Көзге яңгырлы көннәр башланганчы гаражны тәртипкә китереп кайтырга дип җәяүләп кенә чыгып китте Сафа карт.
Аяк астында кыштырдаган сары яфраклар тавышыннан үткән тормышы хакында уйланып барды. Үзенең дә гомер көзе килеп терәлгән, ләбаса. Борылыштагы гараж почмагыннан чыгып торган итекләрне күреп, кайсы әрәм итеп ташлап киткән моны, дип шул якка борылды. Каршысында пәйда булган хатын-кыз мәетен күреп аздан гына йөрәге тотмады. Калтыранган куллары белән "Әстагыфирулла", диеп кесәсеннән телефонын алып, милиция номерын җыйды. Картка тикшерүче криминалистлар килгәнче җинаять булган урыннан китмәскә кушылды. Ярты көн буе сораулар белән бимазаланганнан соң, гаражга да кермичә, кире өенә кайтып китте ул. Мәетне үз күзе белән күреп борчылганнан соң күңеле актарылып тикшерүнең ни белән бетәсен беләсе килде. Көн дә килгән гәҗитләрдән, телевизордан карап хәбәрләр көтте. Ни өчен үтергәннәр соң бу кызны, кемгә зыяны тигән... кемнеңдер газиз баласыдыр, эзлиләрдер бичараны. Баланы югалту ачысы бик яман шул. Моннан егерме еллар элек, Сафаның да улы вакытсыз вафат булган иде. Бүгенгедәй хәтерендә, мәктәптән кайтып барганда исерек егет машинасы белән бәреп китте улын. Түрә малаена берни булмады, ә менә газиз баланы тиешсез урыннан чыккан, дип гаепләп эшне ябып та куйдылар. Шул чактагы хәсрәт-борчуларны күтәрә алмыйча, йөрәге тотып хатыны да бердәнбер уллары артыннан китеп барды. Дан-дәрәҗә байлык белән гади халык тиңләшә алмый шул. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Кеше рәнҗеткән түрә малаеның да гомере кыска булды, берничә елдан көчле наркотик кулланып җан-тәслим кылды...
Иртән килгән газетада Регина исемле кызның ике ай элек югалуы турында игьлан басылган. Җанына тынычлык эзләп тикшерүче Гариф янына китте Сафа. Күрше подьездда гына яшәсә дә, дуслыклары исәнләшүдән ары узмый иде моңарчы. Чыннан да гаражлар арасында табылган мәетнең югалган кыз Регина икәне ачыкланды. Балалар йортында тәрбияләнеп хөкүмәт биргән фатирда яшәгән кыз. Ачык күңелле, аралашучан Регинаны бергә эшләгән иптәш кызы абыйсы белән таныштыра. Абый кеше төрмәнең төрле баскычларын үткән атаклы җинаятьче, мәкерле тозак корган. Кызны алдап төрле документларга кул куйдырып, фатирны үзләштереп тә куйган. Түләү кәгазьләре бүтән кеше исемендә икәнен күреп эшнең нидә икәнен сизә Регина. Егетне сөйләшергә чакыра. Бу вакытта җинаятьче фатирны өченче берәүгә сатып акчасын үзләштерә, чит илгә качарга билетлар ала. Ләкин кызны тагын бер кат алдарга дип очрашуга ризалык бирә. Тукталыштан ерак булмаган гаражларга төбәп үзенең яңа машина алуын әйтә, шунда сөйләшербез , дип алдап алып керә һәм буып үтерә. Детдом баласын эзләүче булмас, дип качарга була. Иптәш кызы абыйсының ни дәрәҗәдә кансыз, комсыз җинаятьче булуына суд залында ишетеп, "Ах" итә. Ррегинаны абыйсы белән таныштыруына бик үкенә.
Сафа карт ишеткәннәргә уфтанып, авыр уйлар белән кайтып китә. Төпле карарга килеп үзе үлгәч, фатирны ятим балаларга калдыруын әйтеп, васыятьнәма яза. Тумас борын ата-ана назыннан мәхрүм булган ятимәләргә аз булса да ярдәм итә алуына чиксез сөенә Сафа...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 17:1518 августка һава торышы һәм ай календаре 18 августка һава торышы һәм ай календаре.8900
-
17 август 2022 - 16:05Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм иң актив китап укучылар музейда экскурсиядә булдылар 17 август көнне Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм китапханәбезнең иң актив китап укучы яшүсмерләре Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булдылар.14401
-
17 август 2022 - 14:14Кофеның фигурага зыяны бармы? Кофе шактый калориялы эчемлек булырга мөмкин һәм фигурага тискәре йогынты ясый ала. Бу хакта диетолог-кардиолог Юлия Панова сөйләде.7800
-
17 август 2022 - 13:00Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде: «В 1 класс с ГТО».7100
-
17 август 2022 - 12:15"Бишенче тапкыр вакцина ясатам!" Заһидуллин Радик һәм Галимуллин Рәмис Әтнә больницасында кабат вакцина ясаттылар.12800
-
17 август 2022 - 11:05Волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» помогли в проведении фестиваля деревенской культуры в Удмуртской Республике Волонтеры Удмуртского РНУ АО «Транснефть – Прикамье» оказали помощь в проведении VI Межрегионального фестиваля деревенской культуры «ГуртFEST». Мероприятие состоялось в Архитектурно-этнографическом музее-заповеднике «Лудорвай» Удмуртской Республики.4000
-
17 август 2022 - 10:30Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» завершили плановые работы на производственных объектах в трех регионах АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Республике Татарстан, Пермском крае и Самарской области. Цель – обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры предприятия.4400
-
17 август 2022 - 09:20"Яшь велосипедчы" Дусым мәдәният йортында "Яшь велосипедчы" дип исемләнгән спорт уены узды.8200
-
16 август 2022 - 17:18Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз. Помидор маринадлау буенча җиңел генә ике рецепт тәкъдим итәм.19600
-
16 август 2022 - 15:30"Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" бәйгесе дәвам итә "Әтнә таңы" газетасы редакциясе "Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде.12201
-
16 август 2022 - 14:27Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 97 кешедә ковид ачыкланган.9900
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.23200
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.21100
-
17 август 2022 - 15:21Почта бүлекчәсе ремонттан соң ачылаӘненең почта бүлегендә 14 апрельдән бирле ремонт эшләре барды.13300
-
12 август 2022 - 09:54Мөгезле эре терлек тиреләре кабул итәбез Телефон 89534083730,896255929346600
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.106500
-
16 август 2022 - 09:06Барыбер эләктергәннәр Ключи Сап авылында Лада Приора машинасын эвакуатор штраф стоянкага алып киткән.55401
-
15 август 2022 - 11:05Биш машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.44301
-
15 август 2022 - 14:10Әтнәдә Африка чумасы аркасында карантин кертелгән Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.40000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика