Сагына сезне “утызтугызлылар”
Мәгариф системасында укучыларга белем бирү, яшь үзенчәлеге буенча сыйныфларга бүлеп укытуга нигезләнгән.
Студентлар - төркемнәргә, ә мәктәп укучылары сыйныфларга тупланып укый. Белгәнебезчә, җәмгыятьтә һәр төркемнең җитәкчесе була. Җитәкчесез төркемнең эше алга бармаячак, аны кыерсытачаклар һәм нәтиҗәдә төркем таркалачак. Сыйныф җитәкчесен күбебез, һич икеләнми, "Икенче әни" дип атый алабыз. Чөнки, белем нигезләрен аңлатудан тыш, ул безне җәмгыятьтә үз урыныбызны табучан, тырыш, авырлыклардан курыкмаучан, ярдәмчел итеп тәрбияләү өчен бар көчен куя.
...Саныбыз 7 сыйныфта утыз тугыз балага кадәр җитте. Казак Үртәме балалары безнең мәктәпкә күчкәч булды бу хәл. Бер бүлмәдә утырган утыз тугыз балага укытучыларыбыз нихәл дәрес биргәннәрен үзләре генә белгәннәрдер.
Ә менә сыйныф җитәкчебез Батталова Нурания апаның чәчләрен аз агартмаганбыздыр. Янәшә сыйныфлар "А", "Б" төркемнәренә бүленгәнлектән егермеләп укучыдан гына торалар иде. Кыңгырау шалтырагач, без кабинеттан чыга башласак та елга суы кебек ага идек, соңгыбыз чыгып беткәнче, керүче укучылар түземсезләнеп: "Уф, кайчан бетәләр инде болар - "кырыкка тулмаганнар?" - дип кыбырсый башлыйлар иде.
Безнең кебек шуклыклары белән "югары дәрәҗәдә" йөргән, алты авылдан җыелган "утыз тугызлыларны" тыңлату Сездән зур ихтыяр көче, никадәр түземлелек сораганын үзем унбиш еллап сыйныф җитәкчесе булып эшләгәндә генә аңладым.
Хәтеремдә: Нурания апаның, дүртенче кызын тапкач, хәлен белергә Әтнәгә баруыбыз. Иске шифаханәнең авырулар һәм хәл белергә килүчеләр очраша торган, стенасына зәңгәр кафель ябыштырылган, тәмәке исенә тынчыган, чама белән 4кә 4 метрлы "вестибюл"е - "Афтап әби" биләмәсе бар иде. Шул зал, безнең сыйныф килеп керүгә, "час пик"та РКБ ягыннан килә торган 37нче автобус эче булды да калды. Ник бер кеше керә-чыга алсын. Кухнядан зур кәстерүл белән аш алып килүче санитарка апаларның ризыгы шактый суынды бугай ул вакытта. Нурания апа, 13-14 яшьлек утыздан артык бала, дәрес ташлап, беркемгә дә әйтмичә, бернидән дә курыкмыйча Сезне күрү теләге белән Әтнә юлына чыгып киткән икән, бу инде үзе генә дә күп нәрсәне сөйли. Безне шифаханә буенча стройга тезеп куеп, һәрберебезнең башыбыздан сыйпап чыкканда, йөзегездә күргән күз яшьләрегезнең мәгънәсен, әле генә, яшем 40ка җиткәч кенә, аңлый башладым...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 18:00“Атнинский оконный завод” “Атнинский оконный завод” районыбызның барлык гүзәл затларын язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.3600
-
8 март 2021 - 17:00Район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы котлый Ихтирам белән район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы3300
-
8 март 2021 - 16:00Ирек Мөхәммәтшин котлый Ирек Мөхәммәтшин, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе5600
-
8 март 2021 - 15:00Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре котлый Ихтирам белән Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре3800
-
8 март 2021 - 14:00Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе котлый Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе3900
-
8 март 2021 - 13:00Руслан Фәйзрахманов котлый Руслан Фәйзрахманов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе6300
-
8 март 2021 - 12:00Айнур Ямалмев хатын-кызларны котлады ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хатын-кызларны, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.3100
-
8 март 2021 - 11:00Ленур Зәйнуллин котлый Ленур Зәйнуллин, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры5500
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.6200
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.4300
-
8 март 2021 - 08:00Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.6701
-
5 март 2021 - 12:00Өчесе дә авыл җанлылар Язның тәүге бәйрәме ишек кага – ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде.26501
-
5 март 2021 - 09:30Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы уза Бүген Олы Мәңгәр авылында Ильдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы башланып китте.22400
-
5 март 2021 - 10:20Күрше районда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.21400
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?19300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика