Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынам әле... – “Әтнә таңы”

Сагынам әле... Сагынасы килә сине, Яратасы... Булмасаң да инде беркем. Йөрәк түрендәге урының каршы килә... - Керер микән анда кем дә булса беркөн... Син дә түгел беркем! Яратасы килә... Ник буш җиһан?! Күзләр эзли һәркөн сиңа охшаш йөзне... Акыл көлә хистән, И томана күңел... Мин дә түгел беркем! Беркем түгел...

Сагынам әле...

Сагынасы килә сине,

Яратасы...

Булмасаң да инде беркем.

Йөрәк түрендәге урының каршы килә...

- Керер микән анда

кем дә булса беркөн...

Син дә түгел беркем!

Яратасы килә...

Ник буш җиһан?!

Күзләр эзли һәркөн

сиңа охшаш йөзне...

Акыл көлә хистән,

И томана күңел...

Мин дә түгел беркем!

Беркем түгел хәзер

Син дә! Мин дә!

Телем-телем хисләр

очты никтер җилгә...

Сакламадык яратуны

кайтавазы арттан килә...

Үкендерә... көйдерә...

Акланасы килми...

Аңлату да көтмим.

Риза түгел күңел

сине югалтканга...

Сагынам бүген!

Сине уйлап

яратудан очып йөргән көнне...

Тик... соң инде!

С. Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев