Әтнә таңы

Сагындыра Әтнә ипие

Узган елның язында "Әтнә таңы" нда "Сеңлем ,Әтнә ипие бары?" дигән мәкаләм дөнья күргән иде.Мин анда Әтнә пекарнясында пешерелгән ипине халыкның бик яратып алуын,эшчеләрнең тырыш хезмәтен күрсәтеп, аларга рәхмәт белдереп язган идем.Чыннан да Әтнә ипие кибет киштәләрендә искереп ятмады,аны бик тиз алып бетерәләр,ипинең үзенә генә хас тәме ,ләззәтле булганга кайткан...

Реклама

Узган елның язында "Әтнә таңы" нда "Сеңлем ,Әтнә ипие бары?" дигән мәкаләм дөнья күргән иде.Мин анда Әтнә пекарнясында пешерелгән ипине халыкның бик яратып алуын,эшчеләрнең тырыш хезмәтен күрсәтеп, аларга рәхмәт белдереп язган идем.Чыннан да Әтнә ипие кибет киштәләрендә искереп ятмады,аны бик тиз алып бетерәләр,ипинең үзенә генә хас тәме ,ләззәтле булганга кайткан кунаклар да аны мактап ашыйлар, хәтта күчтәнәчкә дә алып китәләр иде.Менә шул ипи,әйтүләре буенча пекарняга яңа технолог килгәч , кибет киштәләреннән юкка чыкты.Пекарняда хәзер Казан ипиләрен хәтерләткән ипи пешерәләр.Ходай көферлегеннән үзе сакласын,безгә,бер сынык ипигә тилмереп үскән сугыш чоры балаларына ,ипи сайлау бик үк килешмидәдер ,ә тамак элекке Әтнә ипие сорап йөдәтә.Казан ипиләре кибетләрдә болай да күп кайта,шулай булгач Әтнә ипиен нигә шуларга охшатып пешерүләрен мин аңлый алмыйм.Һәр товарның үз йөзе булырга тиештер. Аннары халык та хәзерге Әтнә ипиен элеккегесе кебек үк яратып алмый бит. Өметсез шайтан гына диләр,бәлки элеккеге Әтнә ипиен без кабат кибетләрдә күрербез.Бу күпчелек халык фикере. Сагындыра Әтнә ипие...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: